Әлеге процесс өч көн: 15, 16, 17 мартларда барачак. Районның барлык сайлау участоклары да иртәнге 8 сәгатьтән ишекләрен ачты. Сайлау участоклары өч көндә дә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең 2502 номерлы сайлау участогында да сайлаулар актив төстә башланды. Гаилә елы кысаларында оештырылган “Бөтен гаилә белән” («Всей семьей») проектында катнашучы Аблязовлар гаиләсе сайлауларга балалары белән үк килеп тавыш бирделәр. Шулай ук Усмановлар гаиләсе дә беренчеләрдән булып, үзләренең тавышларын бирделәр.
#ВыбораемПрезидента
#Ульяновскаяобласть
#СтараяКулатка
Свежие комментарии