Милли асылыбызга кайтуга таба

Иске Кулаткы районында элек-электән милли һәм дини тормыш үзара үрелеп барган. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр халкыбыз ислам дине кануннары буенча яшәп килә. Советлар чорында да, динне эзәрлекләү вакытында да безнең әби-бабаларыбыз яшерен рәвештә булса да намазлар укып, уразалар тотып, барлык дини йола-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәде. Ә инде ислам динен торгызуга юл ачылгач, буыннан-буынга тапшырылып килгән дини һәм милли йолалар, гореф-гадәтләр яңадан халкыбызның көнкүрешенә үтеп керде — милләтебез асылына кайтты.
Гомер-гомергә искекулаткылылар изге урыннарга барып, ихлас догалар кылуга, мөселманнарыбыз җирләнгән зиратларны, шулай ук изгеләребез күмелгән урыннарны карап, тәртиптә тотуга да зур игътибар биргәннәр. Шундый урыннарыбызның берсе Яңа Зимница авылында урнашкан ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров һәм аның гаиләсенең каберлекләре. Бу урыннарга элек заманнарда да, хәзер дә халкыбыз изгеләрнең каберләрен зиярәт кылырга килә. Ә моннан ике дистә елга якын элек бу авылда беренче тапкыр дини укулар — Хәбибулла Хансөяров укулары үткән иде. Әлеге авылда укулар үткәрү очраклы сайланмады, билгеле, Хәбибулла ишан заманының бик тә укымышлы кешесе була. Ул ислам динен таратуга, бик күп шәкертләргә дини белем бирүгә зур көч куя. Аның даны да тирә-якларга гына түгел, Рәсәйнең башка төбәкләрендә яшәүче мөселманнар арасында да киң таралган була.
Соңрак Иске Кулаткы җирлегендә дини укулар үткәрү якташыбыз, меценат Эдуард хаҗи Ганеев башлангычында матур традициягә әверелеп китте. Райондашларыбыз дин нигезләрен тирәнтен өйрәнсен, дөрес юнәлеш буенча дини белем алсын өчен ул Татарстаннан гына түгел, Гарәп илләреннән дә дин әһелләрен чакырды. Алар дин, тел, милләт, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру буенча гыйльми һәм дини өйрәнүләргә нигезләнгән мисаллар китереп, халкыбыз каршында чыгышлар ясадылар.
Бүгенге көндә дә районыбызда дини укулар үткәрү, мәчетләр каршындагы “Җомга мәктәпләре”ндә шәкертләргә дини белем бирү, “Биләр” мәдрәсәсендә укулар оештыру эшләре бер генә мизгелгә дә тукталыганы юк. Районыбызның дин әһелләре, җитәкчеләребез – район Башлыгы Лилия Богданова, хакимият Башлыгы Илдар Магдеев, имамнар, абыстайлар моңа аеруча зур игътибар бирәләр. Юнәлешле эшләр, билгеле, нәтиҗәләрен дә бирми калмый. Халкыбыз намазга тартыла, Рамазан аенда ураза тота, изге җиребезгә барып хаҗ кыла, гарәп гарфикасын өйрәнә, Коръән укый. Әмма бу юнәлештә эшлисе эшләр дә байтак әле.
Элеккеге кабер ташларындагы язуларны өйрәнү, борынгы әби-бабаларыбыздан калган иске имля белән язылган китап-әсбапларны өйрәнү эшләре җайга салынганы юк. Моның өчен махсус белем, өйрәтүчеләр кирәк.
Дөрес, Ульяновскидагы ”Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы бистәсендәге шәех Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге филиалы базасында хәзер балалар дин нигезләрен, гарәпчә уку-язу, ислам дине кануннарын өйрәнеп киләләр. Әмма анда якын киләчәктә иске татар диалектларын һәм тел мирасын өйрәнү мәктәбе дә булса, яшь буын өчен бу бик отышлы булыр иде. Татар дөньясында яшь талантларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, халык мәдәнияте чыганакларына, татар халкының мәдәни мирасын, телен, тарихын пропагандалауга һәм киләчәк буыннарда татар мәдәниятенең этник үзенчәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән проект үрнәкләре бар һәм аларның тормышка ашу мисаллары да җитәрлек.
Мондый төр проект нидән гыйбарәт соң?
Проектның максаты — борынгы татар телен өйрәнү, гарәп графикасында язылган текстларны укырга өйрәтү, метрик китаплар уку, фәнгә ул төрле исемнәр белән билгеле: борынгы татар әдәби теле, борынгы язма татар теле, борынгы татар төркиләре, борынгы татар — Идел буе төркиләре, Идел буе һәм Урал төркиләре һ. б. татар халкының мәдәни традицияләрендә тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Идел буе телен укый белгән төрки шулай ук Үзәк Азия халыкларының иске текстларын да укырга өйрәнә ала.
”Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы бистәсендәге шәех Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге филиалы менә шушы проектны тормышка ашырып, иске татар язуын өйрәтү, җәмгыять арасында татар халкы әдәбиятын пропагандалау, геймификация элементлары — бу интерактив биремнәр дә, хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнү дә — төрле кушымталар ярдәмендә этник татарларны туган телгә җәлеп итү буенча эшли башлар дигән өмет бар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11348

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.