Ифтар – сәваплы мәҗлес

Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу сорау һәм барлык гөнаһлардан пакъләнү, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан ае башланды. Әлеге изге айда бар мөселманнар да изге гамәлләрен үтәргә ашыга, ураза тота, игелекле гамәлләр кыла, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра.
11 март көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең “Әнвәр” мәчетендә дә авылдашларыбыз өчен ифтар ашы уздырылды. Ак яулыклы апа- әбиләребез, абый-бабайларыбыз, яшьләребез мәчеткә ашыкты… Ә аның эчендә үзгә бер мохит хөкем сөрә – ифтарга әзерлек бара. Күңелләрне аңлатып булмаслык бер рәхәтлек, җылылык иркәли.
Авыз ачтыру мәҗлесендә Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова, район мөхтәсибе, Яңа Зимница авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гафуров һәм башка мәчет имамнары катнашты.
Ифтар ашына халык шактый күп килде. Районыбыз мөселманнарында бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Бу юлы да ифтар мәҗлесен үткәрүдә бик күп гаиләләр ярдәм итте. 
Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган ир-атлар һәм хатын — кызлар бергәләшеп намаз укыдылар. Намазны Коръән -хафиз алып барды. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да күп иде. Ифтар ашы башланыр алдыннан “Әнвәр” мәчете имам-хатыйбы Сәерхан хәзрәт Ахмеров сүз алды, вәгазьләр дә сөйләде. 
— Хөрмәтле авылдашлар! Бүген көтеп алынган Ураза аебыз башланды. Ураза тоту тән һәм җан өчен дә файдалы. Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек. Аллаһы Раббыбыз мәҗлесебезне мөбәрәк, хәерле итеп, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, киләчәктә дә шундый чаралар оештырырга насыйп әйләсен. Белгәнегезчә, бездә ифтар мәҗлесләрен үткәрүдә аерым гаиләләр ярдәм итә. Быел да әлеге изге эшкә бик күп райондашларыбыз алынды. Ходай ризалыгы өчен үткәргән ифтар мәҗлесебез кабул булсын. Барлык ярдәм итүчеләргә, аш-су әзерләүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм,- диде имам.
Котлау сүзләрен Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова да җиткерде.  
— Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Барыгызны да изге Рамазан аеның башлануы белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Украинада барган махсус хәрби операция тәмамланып, анда катнашучы егетләребез сау-исән өйләренә кайтсын иде. Хәзерге вакытта районыбызда мәчетләргә картлар гына түгел, яшьләр дә күп йөри. Димәк, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребезнең дәвамчылары бар. Изге айда гына түгел, һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, мәчетләргә йөрик, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк, — диде Л. Ф. Богданова.
Әлеге мәҗлестә 150 гә якын кеше катнашты. Ифтар ашыннан соң дин кардәшләребез тәравихта Коръән хатем, 20 рәкагать намаз укыдылар. Рамазан аеның беренче көнендә үткәрелгән ифтар ашында бик күңелле, рәхәт булды. Шундый илаһи мизгелләр бүләк иткән өчен бу мәҗлесне оештыручыларга, барлык булышучыларга, әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, исән-имин булыйк!
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11339

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.