Әниләр белән матур очрашу

Бүген Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда 8 март бәйрәме алдыннан махсус хәрби операциядә, Чечен сугышында батырларча һәлак булган якташларыбызның әниләре белән күркәм очрашу узды. Чарада Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 7,8, 9 сыйныфлар укучылары да катнашты.
Музей директоры Р.М. Байбикова әниләргә матур теләкләрен юллап, батыр һәм кыю йөрәкле, иргә тугры булучы уллар үстергәннәре өчен рәхмәтләр әйтте, ә инде мәктәп укучыларына алар үрнәгендә тырыш, максатчан, илне сөюче патриотлар булырга теләде. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев та әниләрне 8 март бәйрәме белән котлап, үрнәк, илебезгә лаеклы яклаучылар үстергәннәре өчен рәхмәтләр белдерде. Бәйрәм уңаеннан аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Әниләр исеменнән Роза Менглишева һәм Роза Кипчатова чыгышлар ясап, әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләр белдерделәр, ә инде яшь буынга тырышып укырга, туган җирне һәм илне яратырга дигән теләкләрне юлладылар.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11320

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.