«Бөтен гаилә» конкурсы

28 февральдә Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында гаиләләр катнашында  «Бөтен гаилә» брей-рингы  үтте. Әлеге конкурста 5 актив гаилә катнашты.  Гаиләләр үзләре белән таныштырдылар, командаларының исемнәрен һәм девизларын әйттеләр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр,  алдан ук үз гаиләләренең агачларын әзерләделәр, төрле биремнәр үтәделәр. 

Бакча мөдире Л.Ф. Богданова, район мәгариф бүлеге мөдире Ирина Агрусева һәм  бакча мөдиренең урынбасары, педагог-психолог Л.Р. Альбикова конкурста катнашучы гаиләләргә бәя бирделәр. 

Нәтиҗәдә, Әлфия һәм Алексей Масовлар гаиләсе иң күп балл җыеп, җиңү яулады.

Бакча мөдире Л.Ф. Богданова тантаналы рәвештә гаиләләргә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм катнашулары өчен рәхмәтләр белдерде. Район мәгариф бүлеге мөдире Ирина Агрусева  чыгыш ясап, гаиләләргә матур теләкләр җиткерде һәм бакча коллективына әлеге күркәм чараны оештырулары өчен рәхмәтләр әйтте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11270

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.