26 январьда район мәдәният йортында Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте.
Росси Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең яшь «хәбибуллинчылары» тамашачыларга символик икмәк кисәкләрен тараттылар. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышында әлеге истәлекле датаның мөһимлеге, илебез халкының көчле рухлы булуы, өмет белән яшәүләре турында билгеләде. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең, «Чишмә» ветераннар хорының, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының патриотик җырлары тамашачыларның күңелләренә үтеп керде.Чара азагында район җитәкчеләре һәйкәлгә чәчәкләр салды
Янв 29 2024
Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10935
Свежие комментарии