Олыларның да, балаларның да иң яраткан бәйрәме ул Яңа ел. 28 декабрь көнне Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган райондашларыбызның балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырылды.
Балалар тамашага матур, күңелле бәйрәмне көтеп килгәннәр. Әниләре, апа-абыйлары белән бергәләп чыршы тирәли әйләнергә ашыкканнар. Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары һәм үзәктә өстәмә белем алучы укучылар бик кызыклы һәм могҗизалы тамаша белән чыгышлар әзерләгәннәр иде. Залда утыручылар барысы да бәйрәм маҗаралары мохитенә чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Әкияти геройлар, Кыш бабай белән Кар кызы, алып баручы бәйрәмдә утырган һәркемне маҗаралы әкиятләр дөньясына алып керделәр.
Материалның дәвамын 2024 елның 3 январенда чыгачак “Күмәк көч” газетасының беренче санында укырсыз.
Дек 29 2023
Балаларга – бәйрәм шатлыгы
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10656
Свежие комментарии