Ел нәтиҗәләре

Социаль ярдәм
Агымдагы елда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 112 млн.762 мең сум, шул исәптән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен социаль ярдәм чараларын түләүгә федераль дәрәҗәдәге аерым категория гражданнарга (Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, чернобыльлеләргә һ. б.) 11млн.5 мең сум финанс средстволар юнәлдерелде.
Ел башыннан яшь гаиләләргә 25 “Гаилә” сертификаты тапшырылды. 419 882 сум күләмендә 11 сертификат гамәлгә ашырылды.
Авыр тормыш хәлендә калган 841 гражданга өлкә һәм муниципаль бюджетыннан 23 млн.857 мең сум күләмендә адреслы матди ярдәм күрсәтелде. Агымдагы елда 9 млн. 526 мең сумлык 78 социаль контракт бирелде.
Ел саен районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе оештырыла. Аның кысаларында 248 балага 496 мең сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтелде.
Ел башыннан 26 өлкән яшьтәге райондашыбыз өлкәбезнең реабилитация үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды, шулай ук 33 бала өлкә реабилитация үзәкләрендә сәламәтләнде.
Районда “Забота” комплекслы программасы уңышлы тормышка ашырыла. Ул балалы аз керемле гаиләләрнең, өлкән яшьтәге райондашларыбызның һәм башка авыр тормыш хәлендә калган гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, ветераннарга, инвалидларга, гаиләгә һәм балалыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын күздә тота. Әлеге программа кысаларында 462 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.
Ел башыннан 170 граждан хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган. Өйдә социаль хезмәтләрне 273 өлкән яшьтәге райондашыбыз алган. Шулай ук 600 өлкән яшьтәге якташыбыз мобиль хезмәт тарафыннан тикшерелгән, аларның 590ы районыбызның медицина учреждениесендә тикшерү үткән.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10641

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.