Өлкә татарлары 2023 елга йомгак ясадылар

22 декабрьдә Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияте Үзәгендә зур чара узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты 2023 ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясады. Анда өлкә Хөкүмәтеннән вәкилләр, өлкәбезнең барлык районнарыннан делегацияләр, актив милләттәшләребез, җирле автономияләр рәисләре, чакырылган кунаклар катнашты.
Утырышта рәхмәт сүзләре белән Ульяновск өлкәсе Губернаторының урынбасары Александр Коробко, өлкә администрациясенең милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Сергей Паховский, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин чыгышлар ясап, Ульяновск өлкәсенең татар автономиясен ил күләмендә иң яхшылардан булуын билгеләделәр.
Мохтарият рәисе Рамис Фарук улы Сафин автономия тарафыннан башкарылган еллык эшләргә йомгак ясап, милләтебезгә хезмәт итүдә зур көч куйган җирле автономияләр рәисләренә, актив җәмәгатьчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм озатуда зур тырышылык куйган, шулай ук Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен оешкан төстә үткәрүгә җаваплы караган, өлкә Сабан туенда авыл утарларын югары дәрәҗәдә оештырган, өлкә күләмендәге татарлар катнашында үткәрелгән мәдәни чараларда активлык күрсәтүгә ярдәм иткән җирле автономияләрне билгеләп үтте. Актив оешмалар арасында безнең Иске Кулаткы районы автономиясе рәисе – район Башлыгы Лилия Богдановага да рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Йомгалкау утырышында мәгариф, мәдәният, дин, иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең, матбугат чараларының ел дәвамындагы эшләренә дә отчет ясалды.
Ә инде өлкә татарлары тормышында актив катнашып яшәгән милләттәшләребезгә Рәхмәт хатларын тапшыру Яңа ел алдыннан көтелмәгән буләк булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең райондашларыбыз — мәдәният хезмәткәре, «Чишмә» халык коллективы җитәкчесе, искекулаткылыларның яраткан сәхнә йолдызы Рушан Мулюков һәм «Юсупов А.Ш.» хуҗалыгы җитәкчесе, өлкә күләмендә үткәрелгән милли чараларда Иске Кулаткы районының даими спонсоры Юнус Ибраев та бар. Милләтпәрвәр якташларыбыз Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гильмутдинов имзалаган федераль дәрәҗәдәге Рәхмәт хаты белән бәяләнделәр. Аларны ихластан котлыйбыз!
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10638

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.