Актив хатын-кызлар җыелды

Ульяновскида «Россия хатын-кызлары Союзы»ның региональ бүлекчәсе Ульяновск өлкәсенең барлык муниципаль берәмлекләреннән актив хатын-кызларны җыйды. Гражданлык активлыгы мәктәбенең чираттагы очрашуы гүзәлләребезне үз эшләрен башлап җибәрү өчен төрле социаль мөмкинлекләр белән таныштыруга багышланган. Чараны «Россия хатын-кызлары Союзы»ның региональ бүлекчә рәисе, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина җитәкли. Ул өлкәбез хатын-кызларына инициативалы, тырыш, өлгер булганнары, һәр эштә дә күңел биреп хезмәт итүләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Һәм истәлекле бүләкләр — дәүләт билгеләре тапшырды. Актив ханымнар арасында
Иске Кулаткы районы Башлыгы, «хатын-кызлар Союзы»ның өлкә идарәсе әгъзасы Лилия Богдановага да региональ бүлекчә рәисе хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны оештыруга зур көч куйган, Иске Кулаткы районы хатын-кызларын берләштереп, зур эш алып барган өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10445

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.