11 декабрьдә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә 1 һәм 3 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре (орлята)» балалар оешмасына кабул итү тантанасы узды. Мәктәп директоры Г.Ш. Рафикова һәм район мәгариф бүлеге мөдире И.С. Агрусева балаларга җылы теләкләрен юлладылар һәм ««Россия бөркетләре»нең махсу галстукларын һәм билгеләрен элделәр. Балалар да үз чиратларында әлеге оешманың лаеклы әгъзалары булырга дигән антны бирделәр. Әлеге оешманың җырын башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.
Дек 11 2023
«Россия бөркетләре» булдылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10404
Свежие комментарии