Бердәм ярдәм җиңү китерә

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк искекулаткылылар читтә калмады: илебез иминлеге сагына басты, хәрбиләребезгә ярдәм итү буенча берләште. Райондашлар бу эшне кемдер кушуы буенча түгел, ә йөрәк кушуы буенча бердәм команда булып башкара. Бердәм булуыбыз безне көчле итә.
3 декабрьдә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга Иске Кулаткы районыннан чираттагы зур гуманитар ярдәм озатылды. Бу ярдәм хәзерге вакытта алгы сызыкта булучы егетләребез өчен бик мөһим.
Һәр мизгелдә гомерләрен куркыныч астына куйган, барыбызның да тынычлыгыбызны саклап, явыз дошман белән көрәшкән солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыюда район эшмәкәрләре, фермерлар, төрле хезмәт коллективлары, оешма-предприятиеләр, мәчетләр, авыллар халкы, райондашлар битараф булмады. Шунысы куанычлы, районыбыз кайгыртучан, игелекле, һәрвакыт ярдәм итәргә һәм күрсәтергә әзер кешеләргә бай. Бу күренеш – үзе бер горурлык.
Гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, эчә торган чиста су, дизель генераторлары, тепловизорлар һәм яу кырында таләп ителгән мөһим әйберләрне һәм башка кирәк-яраклар сатып алынды.
Әлеге игелекле эштән авыллар да читтә калмады. Хатын-кызлар бергә җыелып күпләп токмач, чәк чәкләр, бәлешләр һәм башка тәмле ризыклар әзерләделәр. Һәркем әлеге мөһим эшкә үз өлешен кертергә тырышты.
— Аллага шөкер, чираттагы гуманитар ярдәмне озаттык. Якташларыбызга бу Яңа ел бүләге булып, күңелләрен дәртләндерсен һәм җаннарын җылытсын иде. Егетләребез намус белән хәрби бурычларын үтиләр, аларга безнең ярдәм бик кирәк. Барлык район халкына, мәчетләргә, эшмәкәрләргә һәм фермерларга, хезмәт коллективларына, битараф булмаучы һәркемгә гуманитар ярдәм җыюда актив булганнары һәм үз өлешләрен керткәннәре өчен без бик рәхмәтле. Бу инде безнең беренче ярдәм генә түгел. Бу эш алга таба да дәвам ителәчәк. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Иң мөһиме, егетләребез исән-сау булып, тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, — дип билгеләде район Башлыгы Л.Ф. Богданова гуманитар ярдәмне озаткан мизгелдә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10360

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.