«Кызыл канәфер — Красная гвоздика» акциясе

9 май — Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Иске Кулаткы районында «Георгий тасмасы» акциясе белән беррәттән «Кызыл канәфер — Красная гвоздика» акциясе дә дәвам итә. Аны «Тормыш гармониясе» активистлары гамәлгә ашыра. 3 май көнне «Кызыл канәфер» акциясенә район администрациясе коллективы да кушылды. «Кызыл канәфер» билгесен сатып алудан җылган средстволар хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина дәвалануы алуга тотыла.
Ә менә акциягә кушылучылар арасында иң актив катнашучы — ул эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткыдагы полиция пункты начальнигы Камил Котлияров. Камил Рәңимҗанович бөтен коллективына «канәфер» билгеләрен сатып алды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8186

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.