Рубрика: Новости района

Иминлек Советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрәчәк

РФ Президенты Владимир Путин 8  март көнне   Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырачак һәм РФ Иминлек Советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрәчәк.   

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7390

Президент белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның  улы Әхмәт белән очрашты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7387

Хатын-кызлар өчен спартакиада

Халыкара хатын-кызлар  көне алдыннан  Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр  спорт мәктәбендә   3 март көнне   районыбыздагы төрле хезмәт коллективларының  хатын-кызлары  командалары  өчен  спартакиада оештырылды. Биредә командалар җитезлеккә көч сынашты. Район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Ө. Хәсәнов  спорт чарсында катнашучыларны сәламләп,  киләсе 8 март бәйрәме белән котлады һәм уңышлар теләде. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7377

Медицина хезмәткәрләре әңгәмә үткәрде

1 марттан 31 мартка кадәр Ульяновск өлкәсендә туберкулезга каршы көрәш айлыгы уза. Бүген район больницасының белгечләре Иске Кулаткыдагы җаваплылыгы чикләнгән «Линостар» предприятиесендә булып, әлеге айлык кысаларында биредә хезмәт итүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Табиб-терапевт И.Ф. Бадаева хезмәткәрләргә туберкулез авыруы турында, аның таралу юллары, организымны әлеге авырудан саклау, аның төп билгеләре турында сөйләде. Шулай ук ул вакытында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7373

Әниләр өчен бәйрәм

2 мартта Иске Кулаткы «Гөлчәчәк»  балалар бакчасының   кече   төркемнәрендә 8 март бәйрәме алдыннан әниләр өчен бәйрәм концерты булды. Нәниләр   җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Әниләр   һәр чыгышны соклану белән карап, сабыйларының чыгышларын алкышларга күмделәр.  Балалар әниләренә карата булган мәхәббәтне музыкаль чыгышлар аша күрсәтергә тырыштылар.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7369

Эшлекле сәфәре белән Төньяк Кавказ федераль округында

Россия Президенты Владимир Путин бүген   Төньяк Кавказ федераль округында эшлекле сәфәре белән була.  «Машук» белем үзәгендә Педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнашачак. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7355

Ачу тантанасында катнашты

1 мартта  Россия Президенты Владимир Путин  видеоэлемтә аша  Мәскәү мэры Сергей Собянин белән бергә Мәскәү метросының зур боҗра линиясен ачу тантанасында катнашты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7352