Бергәләп ярдәм итик!

Хөрмәтле райондашлар, кадерле авылдашлар! 7 декабрь көнне Иске Мостяк авылында яшәүче Фәүзия Латыйпованың өендә янгын чыгып, бер мизгелдә бар тормышы юкка чыкты, хәзер өе яшәргә яраклы түгел. Якташыбызны бу бәла алдында ялгыз калдырмыйк. Бәлки райондашларыбыз арасында ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булган кешеләр табылыр. Финанс ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаларны 2202 2032 7809 5312 карта номеры яисә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6249

Балалар редакциягә килде

Бүген  редакциядә  3 «А» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре С.И. Ахмежанова белән булдылар.  Мәктәп укучылары  редакциянең тормышы, журналистларның эшчәнлеге белән таныштылар. Алар баш редактор С.Ә. Абитованың редакциянең тарихы, эшчәнлеге, казанышлары турында сөйләвен игътибар белән тыңлады.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6245

Президент үз фикерен белдерде

«Атом-төш сугышы куркынычы арта, ләкин Россия беренче булып атом-төш коралын кулланырга җыенмый»,  —  дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин   кеше хокуклары буенча Совет әгъзалары белән киңәшмәдә. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6240

Губернатор Алекей Русских күп балалы әни өендә кунaкта булды

Губернатор Алексей Русских  бер ялгызы өч бала тәрбияләүче Фәния Фәритовнаның өендә булып,  ялгызы гына балаларын тәрбияләүче анага тормыш сынауларына бирешмичә, тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен  рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырды. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6235

Губернатор «Үсеш нокта»сын карады

Өлкә Губернаторы Алексей Русских беренче булып   Урта Терешка урта мәктәбенә  килде, күптән түгел генә  ачылган «Үсеш нокта»сында булып, үзәкнең эше белән танышты, укытучылар белән аралашты. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6232

Губернатор Урта Терешкада булды

7 декабрьдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Урта Терешка авылында табигый газ кабызу тантанасында катнашып, халыкны шушы истәлекле һәм озак еллар көтеп алынган вакыйга белән котлады. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6228

Мәктәп укучылары белән очрашу

6 декабрьдә балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә һөнәри юнәлеш эше кысаларында Татарстан Республикасының югары уку йортлары укытучылары белән очрашу узды. Биредә район мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Укытучылар һөнәри уку йортларына керү шартлары, андагы факультетлар турында аңлаттылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6224