Рубрика: Новости

Файдалы семинарда

27 январьда Ульяновскиның татар мәдәният үзәгендә өлкәнең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре өчен семинар үтте. Үзәк директоры — Рамилә Сафина белдерүенчә, аларга татар халкының милли һәм дини бәйрәмнәре, милли костюмнары, бию үрнәкләре һәм хәрәкәтләре, җыр сәнгате турында мәгълүматлары биргәннәр. Чакырылган кунаклар эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм семинарда алган белемнәренә йомгак ясадылар.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6954

Төркия белән Россия арасында  ышаныч бар

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип  Эрдоган:  «Россия Президенты   Владимир Путин белән мөнәсәбәтләр намуслылыкка һәм үзара ышанычка нигезләнгән. Төркия белән Россия арасында  үзара хөрмәт, ышаныч бар», —  дип белдерде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6951

Ленинград блокадасы онытылмый

27 январьда район китапханәләрендә Ленинград блокадасының 79 еллыгына багышланган чаралар узды. Күргәзмәләрдә күрсәтелгән китаплар һәм мәкаләләр  ил тарихындагы әлеге   фаҗигале вакыйганы тасвирлый .  Китапханәчеләр  Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән  авыр сынаулар турында сөйләде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6946

Кышлату — җаваплы чор

Авыл хуҗалыгының   терлекчелек тармагында терлекләрне    кышлату бара. Бу мөһим кампаниядә  Мосеевка авылыннан “Хабибуллин Р. К.” крестьян-фермерлык  хуҗалыгы да катнаша. Төрле киртәләр булуга карамастан, биредә хезмәт итүчеләр малларның санын киметмәскә тырышып,  алардан ярыйсы гына  продукция алырга тырышалар. 27 январь көнне  “Күмәк көч” район газетасының    журналистлары “Хабибуллин Р. К. “ хуҗалыгында булып,   андагы эшләр белән …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6940

Тарихта мөһим дата

Бүген илебез   мөһим датаны билгели.  1944 елның  27 январе  —  Ленинград шәһәрендәге   блокаданы өзү  көне.  Иске  Кулаткы тарих  һәм туган якны өйрәнү музеенда  әлеге тарихи дата уңаеннан  «Гармония» актив озын гомерлелек  үзәге активистлары өчен  музей директоры Р.М. Байбикова  тарих сәгате үткәрде.  Ул  килгән кунакларга Ленинград блокадасы вакытында халыкның зур авырлыклар күреп тә,  рух ныклыгын саклап …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6932

Ульяновская область сохранила свои позиции в рейтинге медиаактивности в инновационной сфере

Эксперты Ассоциации инновационных регионов России представили очередной ежемесячный рейтинг регионов по медиаактивности в сфере инноваций и инвестиций за декабрь 2022 года. В ходе мониторинга оценивалась активность регионов в медиапространстве по трём параметрам: публикации в области инноватики, инвестиций и проведение публичных мероприятий в этих сферах. В рейтинге учитывались материалы с положительной или нейтральной подачей информации о …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6933

Конфликтларны тыныч юл белән җайга салырга кирәк

«Россиядә һәм бөтен дөньяда яһүдлә (евреи) җәмгыяте конфликтларны тыныч юл белән җайга салуны хуплый», — диде Баш раввин Берл Лазар Холокост корбаннарын искә алу көне алдыннан Президент Владимир Путин белән очрашуда.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6929