Рубрика: Новости района

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнe

Хөрмәтле мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар! Әлеге көн язмышларына гаять зур үҗәтлек таләп ителгән сынауны кичерүчеләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә, ә кайчакларда ныклык һәм тәвәккәллеккә чакыра. Алар туганнары һәм якыннарының кайгыртуын, тирә-юньдәгеләрнең аңлавын һәм хөрмәтен тоеп яшәсен иде. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6176

Мәктәп укучылары кунакта булды

Бүген   Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 4 «А» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Ә.Ф. Мавлютова  җитәкчелегендә  «Күмәк көч» редакциясендә кунакта  булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова укучыларга газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар журналистлар белән дә аралашты һәм соңыннан истәлеккә фотога төште.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6173

Газетага язылып өлгерегез

Хөрмәтле райондашлар! 5-15 декабрь көннәрендә «Күмәк көч»кә арзан хакка язылырга мөмкин. Газетага язылучылар арасында Яңа елда бүләкләр уйнатачакбыз.  Квитанциягезнең копиясен редакциягә җиткерергә онытмагыз.  Яңа 2023 елда да бергә булыйк, кадерле райондашлар. 1 айга язылу — 72 сум 71 тиен. 3 айга язылу — 218 сум 13 тиен. 6 айга  -436 сум 26 тиен. «Күмәк көч» …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6168

Олимпиадада катнаштылар

17 ноябрьдә «Россия символлары. Петр I » Бөтенроссия олимпиадасы үтте. Иске Кулаткы үзәк балалар китапханәсе базасында әлеге олимпиаданың 3нче региональ этабында районда җиңүчеләр катнашты. 13-16 яшьтәге катнашучылар арасында өлкә этабында РФ Герое Р.М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 10 класс укучысы Диана Макарова җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге олимпиадага әзерләнүдә аңа тарих …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6152

Мәктәп укучылары белән очрашу

Бүген, ягъни 1  декабрьдә,  Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре   Алсу Фаиловна Кузәева  һәм  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Р.Р. Алиева белән бергә «Күмәк көч» редакциясендә кунакта  булдылар.  Беренче булып укучылар журналистлар белән танышты. Аннан соң газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова  кунакларга  газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде.   Балалар  газетаның …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6149

1 декабрь — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә. СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны кешелек дөньясына янаучы 20 нче һәм 21 нче гасырның чумасы дип тә атыйлар. Мәгълүматлар буенча, 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6139

Шугалакны кышка әзерлиләр

Район үзәгендә шугалакны кышкы сезонга әзерләү эшләре башланды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6134