Россия Президенты Владимир Путин Кытайның Саклану министры Ли Шанфу белән эшлекле очрашу үткәрде, ул Россиягә рәсми визит белән 16 апрельдә килде.
«Сезне күрүгә бик шат. Сез Россиягә безнең якын дустыбыз, минем дустым, Кытай Халык Республикасы Рәисе иптәш Си Цзиньпин сәфәреннән соң килдегез. Тагын бер кат шуны ассызыклыйсым килә: визит бик уңышлы үтте. Без, әлбәттә, хәрби ведомстволар линиясе буенча хезмәттәшлеккә мәсьәләсе буенча да фикер алыштык», — дип билгеләде Владимир Путин.
Свежие комментарии