Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм — 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килә. Бүген Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасының өлкән төркемендә (тәрбияче Ә.М. Юсупова) Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик кичә үткәрелде.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Ә. Р. Рәхмәтуллина нәни укучыларны уен формасында бәйрәм тарихы белән таныштырды. Балалар күңелле конкурсларда, танып белү уеннарда бергәләп катнаштылар һәм актив булып сорауларга җаваплар кайтардылар.
Әлеге чара һичшиксез, балаларга язгы шатлык һәм бәхет өстәде.
Мар 03 2023
Нәниләргә тематик чара
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7381
Свежие комментарии