Путин Россиянең яңа төбәкләрендә ана капиталын түләү программасын киңәйтте

РФ Президенты Владимир Путин Россиянең яңа төбәкләрендәге балалары 2007 елдан соң туган гаиләләргә ана капиталы түләргә тәкъдим итте. Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, ул элегрәк Кырым һәм Севастопольдәге гаиләләргә ярдәм күрсәткәндә хакимиятләрнең шундый ук адымга баруын искәртте.

1 февральдән ана капиталы янә узган ел өчен чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә – 11,9 процентка индексацияләнде. Тулаем алганда, Россиядә гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә бюджет чыгымнары күләме берничә тапкыр арттырылды, ул ил бюджетының иң тиз үсә торган бүлеге, диде Президент.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7254

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.