Яраткан газетабызга 92 ел

Хөрмәтле редакция коллективы  һәм газета укучыларыбыз!

Сезне чын күңелдән “Күмәк көч” район  газетасының туган көне белән котлыйбыз. Газета 92 ел дәвамында Иске Кулаткы районының йөзе, горурлыгы булып,  халкыбызның  туган телләрен, мәдәниятне, тарихны, гореф-гадәтләрне, динне торгызу һәм саклап калу, үзара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту юлында нәтиҗәле эш алып бара. Райондашларыбыз газетабызны яратып  укыйлар, атна саен  сагынып көтеп алалар, өлкә һәм регион яңалыкларын белеп торалар.

Редакциядә хезмәт итүче журналистлар үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп, җаваплылык тоеп башкаралар.  Газетабыз озак еллар  райондашларны шатландырып торсын, укучыларыбыз саны ел саен артсын гына.  Журналистларга һөнәри  һәм иҗади  уңышлар,  саулык-исәнлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш насыйп булсын. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5823

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.