28 октябрьдә Иске Кулаткы 1 нче номерлы урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз, әлеге мәктәпне тәмамлаучылар Рамис Насыйров һәм Илдар Усманов истәлегенә мәрмәр такта ачу танатанасы узды. Әлеге чарада хәрбиләрнең гаиләләре, әти-әниләре, район Башлыгы Л.Ф. Богданова, өлкәдән район кураторы Г.Э. Рәхмәтуллина, район администрациясе башлыгының урынбасарлары И.Х.Ахмедов, Г.Ә.Богданова, Россия Герое Р.М.Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче номерлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнаштылар. Батыр егетләребезнең якыннары мәктәп коллективына кадерле кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерү өчен олы рәхмәтләр белдерделәр. Тантанада катнашучылар хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Окт 28 2022
Якташларыбызның истәлегенә — мәрмәр такталар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5810
Свежие комментарии