Конкурста — көмеш медаль

2022 елның 5-8 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә XXIV нче «Алтын көз-2022» Россия агросәнәгать күргәзмәсе үткәрелде.
Күргәзмә кысаларында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының ветеринария Департаменты «Ветеринарияда куллана торган даруларны һәм препаратларны әзерләү, җитештерү һәм гамәлгә кертү, хайваннарның йогышлы һәм йогышсыз авыруларына каршы көрәш алып бару һәм юк итү, бетерү, регионда ветеринария һөнәрен популярлаштыру өчен» исемле конкурсын үткәрде.
«Новоспасск ветеринария һәм азык – төлек куркынычсызлыгы үзәге» өлкә дәүләт бюджет учреждениесе   әлеге конкурска «Россия Федерациясе субъекты территориясендә хайваннар котыруы авыруын юк итү»  номинациясендә үз эшен тәкъдим итте һәм «Алтын көз-2022» күргәзмәсенең көмеш медален яулады.  Искәртәбез, әлеге учреждение составына 6 район ветеринария станцияләре керә. Шул исәптә  Иске Кулаткы районының ветеринария станциясе дә. 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5684

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.