Кадерле искекулаткылылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа ел — иң матур һәм яраткан бәйрәмебез, ул кешеләрне берләштерә, туганнарны һәм якыннарны гаилә учагы тирәсенә җыя. Бу бәйрәм көннәре могҗиза көтү, мәхәббәт тантана итүе, яхшыга өметләнү һәм гармониягә омтылыш белән балачактан күңелләребезгә кереп урнашкан. 2018 ел якынлашканда без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. 2017 ел дәвамында Иске Кулаткы район депутатлар Советы һәм район администрациясе үзләренең төп юнәлешен авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыклыландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычларын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкардылар. Узып баручы елны лаеклы үткәрдек, дип әйтә алабыз. Ул гади ел булмады. Ләкин аның белән күп кенә якты хатирәләр дә бәйле. Бу – киеренке хезмәт, һөнәри уңышлар, төптән уйланган карарлар чоры булды. Өлкәбездә старт алган «Яхшы эшләр унъеллыгы» кысаларында бик күп мәрхәмәтле һәм изгелекле эшләр башкарылды 2018 елга ышанычлы адымнар белән аяк басу өчен һәрберебез үз өлешен кертте. Яңа елга зур планнар билгеләдек. Районыбызда талантлы, энергияле кешеләр күп, шунлыктан кече бизнесны үстерү потенциалы зур, димәк, алда безне яңа уңышлар көтә. Моңа безнең көчебез җитәр дип ышанабыз, чөнки югары һөнәрилек, хезмәт сөючәнлек, бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу безгә хас сыйфатлар. Яңа ел сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек алып килсен! Яңа 2018 ел белән котлыйбыз!

Э. Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсовет
Секретаре.
И. А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе
Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2298

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.