Үз бурычларын үтиләр

И. Баширов

Тиздән нефтьчеләр һәм газ промышленносте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылыйлар. Безнең Иске Кулаткы районының газ эксплуатацияләү участогы хезмәткәрләре дә профессиональ бәйрәмнәрен күтәренке рухта каршы алалар. Бүгенге көндә газ участогында 30 га якын хезмәткәр үз бурычларын намуслы гына үтәп, халыкка хезмәт күрсәтәләр. Шушы уңайдан безнең редакция журналистлары, Иске Кулаткының газ участогы коллективын уңышлы гына әйдәп килүче яшь һәм грамоталы җитәкче Илдус Мохаррәмович БӘШИРОВ белән әңгәмә корырга булдылар. Сөйләшү барышында, без аңа район халкын борчыган сорауларны да җиткердек һәм тулы җаваплар алдык.
Газ торбаларын буяу, өйләрдә газ мичләренә, газ плитәләренә техник күзәтү ясау һәм шуның өчен түләүләр, фатирларга, мунчаларга газ кертү, газ булмаган, әмма газ магистрале якынлашкан авылларга кайчан “зәңгәр ягулык”ның җибәрелүе кебек кызыксындырган мәсьәләләргә тулырак җавапларны “Күмәк көч” газетасының 30 нчы августта чыгачак санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1920

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.