Халыкара туган тел көненә күркәм бәйрәм

21 февральдә, Халыкара туган тел көне билгеләнде. Аның кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә төрле чаралар оештырылды.
Ә бүген Иске Кулаткы район мәдәният йортының биюләр залында төп чара булып үтте. Бирегә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының әгъзалары, район җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар, туган телебезгә битараф булмаучылар җыелган иде. Район Башлыгы, татар милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчә рәисе Л.Ф. Богданова, « Ак калфак» оешмасының рәисе С.Ә. Абитова чыгышлар ясадылар һәм татар телебезне сакларга, онытмаска, балаларыбызга өйрәтергә өндәделәр. Бәйрәм кысаларында 15 ел бергә яшәүче Мохаммедовлар һәм 40 еллык рубин туйларын билгеләүче Джаметовлар гаиләләре хөрмәтләнде. «Күмәк көч» район газетасы татар автономиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырган мәктәп укучылары арасында «Гаиләбездә татарча сөйләшәбез» конкурсына нәтиҗә ясалды һәм балалар бүләкләнде. Район мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе бик эчтәлекле, милли үзенчәлекне чагылдырган бәйрәм программасы әзерләгән иде.
Тулырак материалны газетабызның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11194

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.