60 ел “Күмәк көч”не алучыга — Смартфон.

Бүләк алу һәрвакыт күңелле мизгел. Ә менә оту икеләтә күңелле, чөнки ул һәрвакыт көтелмәгән була. “Күмәк көч” газетасы редакциясе һәр ел саен яңа ел алдыннан “Газетага языл һәм бүләк от!” дигән конкурс игълан итә. Анда район газетасына язылган һәркем катнашып, бүләк ота ала. Бу матур традиция инде дистә елдан артык дәвам итеп килә. Һәм анда безнең райондашларыбыз бик теләп катнаша.
Үткән елның октябрь аенда да “Күмәк көч” район газетасына 2024 елның 1 яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнату игълан ителде. Газетага язылучылар квитанция копияләрен редакциягә китереп тапшырдылар, хат аша, электрон почтага, төрле мессенджерлар аша да юлладылар. Барлыгы бүләкләр уйнатуда 200 дән артык газетага язылучы катнашты. Ел саен бүләкләр фонды да төрле була, һәм, гадәттә, төп бүләккә кыйммәтле техника уйнатыла. Быел “Газетага языл һәм бүләк от!” бәйгесендә төп бүләк смартфон иде.
Ниһаять, яңа ел кергәч, “Күмәк көч” газетасы редакциясендә бүләкләр уйнатылды. Шуны басым ясап әйтәсе килә, бүләкләр уйнату махсус комиссия каршында башкарыла. Анда төрле оешмалардан вәкилләр катнаша һәм бәйсез (независимый) эксперт буларак урамнан узып баручы кеше чакырыла. Быел бүләкләргә 13 кеше ия булды. Төп бүләк смартфон Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Рәшидә Абдрахмановна Сөнчәләева белән Равил Исхакович Богдановка насыйп булды. Дәвамын газетаның 5 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10988

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.