Уңган һәм тырыш гаилә

Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була. Ә инде бәхет эзләп читкә чыгып китмичә, туган җирләрендә төпләнеп, гаилә корып, шунда хезмәт итүче гаиләләр аеруча хөрмәткә лаек. Районыбызның киләчәге дә, һичшиксез, туган төбәкләрен сайлаган яшь гаиләләр белән бәйле. Бүгенге язмада сүзебез Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Галия һәм Илдар Усеевлар гаиләсе турында барачак.

Галия һәм Илдар икесе дә Иске Кулаткыда туып үскән, алар бергә аралашып, бер-берсенә гашыйк булып, 2011 елда гаилә корып җибәрәләр. Бу яшь гаилә яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәргә тырышалар. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, үз алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, сабырлык кирәк. Әлеге күркәм сыйфатлар аларның икесенә дә хас. Эшләрендә дә алар югары белемле, тырыш белгечләр. Бүгенге көндә Галия “Ульяновск электр челтәре” компаниясендә, Илдар “Павловка” эчке эшләр бүлегендә хезмәт итәләр.
Яшь гаилә төп нигездә әти-әниләре белән бер сүздә булып, бергәләп бик дус һәм тату яшиләр. Бу йортның иң матур бизәкләре, иң гүзәл чәчәкләре, Илдар белән Галиянең мәхәббәт җимешләре булган өч балалары – уллары Ильяс, Кәрим һәм кызлары Диана. Ильяс һәм Кәрим мәктәп укучылары, алар яхшы укулары, төрле уңышлары белән якыннарын шатландыралар, мәктәп тормышындагы барлык чараларда да актив катнашалар. Диана әлегә балалар бакчасына гына йөри.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10889

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.