Яңа елга яңа автобус

19 декабрь көнне Ульяновск шәһәренең Собор мәйданында Губернатор Алексей Русских өлкәнең авыллар һәм шәһәр мәктәпләре, колледжлары, техникумнары директорларына яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды.
Барлыгы 14 муниципаль берәмлеккә 46 яңа автобус кайтачак. Губернатор белдерүенчә, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында киләчәктә дә балаларыбыз куркынычсыз һәм комфортлы шартларда уку йортларына китерелсен өчен бу эшләр дәвам ителәчәк.
Бүгенге тантанада Иске Кулаткы районының беренче номерлы урта мәктәбенә дә яңа автобус ачкычлары тапшырылды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10508

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.