Альфия Яфарова

Наиболее комментируемые сообщения

  1. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! — 2 комментария

Статьи автора

2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы көннәре расланды

2023 елда Бердәм дәүләт имтиханнарының төп өлеше 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак. Графикны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган. Укучылар беренче имтихан көнендә – география, химия һәм рус әдәбиятыннан, 29 майда – рус теленнән, 1 июньдә – математикадан, 5 июньдә тарих һәм физика фәненнән имтихан тапшырачак. 8 июньдә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6378

Минималь хезмәт хакы арта

2023    елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) аена 16 242 сум тәшкил итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган шундый закон хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6375

Минск шәһәрендә очрашу

19 декабрьдә   Минск шәһәрендә  Белоруссия  Республикасы Президенты  Александр Лукашенко  белән  Россия Президенты Владимир  Путинның   сөйләшүләре узды, ул Белоруссиягә эш визиты белән килде. Сөйләшүләр киңәйтелгән һәм тар форматта узды, аннары президентлар журналистлар   белән аралашты. Дәүләт Башлыклары икътисади хезмәттәшлек, тышкы сәясәт һәм оборона мәсьәләләре буенча фикер алышты. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6372

Сак булыгыз — бозлавык

Хөрмәтле райондашлар! Юлларда  бозлавык   булу   һәрберебез   өчен   куркыныч   тудыра.  Өйләрегездән сәбәпсез   чыгарга тырышмагыз. Юлларда бозлавык булганга, бүген мәктәп укучылары да, студентлар да дистанцион рәвештә укыйлар. Юлларда игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз! 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6369

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды

Бүген иртән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган. Эльмира Сөләймановага 40 яшь иде.  Аны Чаллыда җирлиләр.        

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6366

Үзәк шугалак ачылды

15 декабрьдә Иске Кулаткы эшчеләр  бистәсендә  үзәк шугaлак ачылды. Ялтырап торган бозда балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, дәртле музыка тыңлап күңел ачтылар.  Шау-гөр килеп торган шугалак райондашларыбызган бәйрәм кәефе бүләк  итте. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6363

Гаиләләргә ташламалы ипотека

Президент Владимир Путин ике балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен ташламалы ипотекага керү мөмкинлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында әйтте. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6360