Рубрика: Благоустройство

Юлларга — игътибар

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Верхне-Комсомольская һәм Комсомольская урамнарына гравий белән асфальт салына. Әлеге эшләрне җаваплылыгы чикләнгән  «ТАН» җәмгыяте башкара.  Алар тарафыннан Верхне-Комсомольская урамына   5 метр киңлектә һәм 290 метр озынлыкта асфальт түшәлде.   Шулай ук 1629 кв.метрда вак таш түшәлде. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5755

Төзекләндерү эшләре дәвам итә

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Красноармейская урамындагы су үткәргеч торба аварияле хәлгә  килү сәбәпле, аны яңага  алмаштыру эшләре башанды. Ремонт эшләрен  Ульяновск шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән «ДорМостСервис» җәмгыяте  башкара. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5751