Рубрика: Президент

Президент запаста булган гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турында указ имзалады

Запаста торган Россия гражданнарының бер өлеше быел традицион рәвештә хәрби җыеннарга чакырылачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады. Ил хөкүмәтенә һәм төбәкләрнең башкарма хакимият органнарына хәрби җыеннарга чакыру һәм аларны үткәрү белән бәйле чаралар үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8260

Президент Җиңү Парадында катнашты

Кызыл мәйданда Җиңү Парадында 10 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән – Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр дә.  Илебез Президенты  Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать итеп, Россиягә каршы бүген кабат сугыш башланды, дип белдерде, илнең яңа сынауларны җиңәчәген әйтте.      

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8251

Җиңү көне белән котлады

Россия Президенты  Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан СНГ  илләренең барлык лидерларына котлаулар җибәрде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8235

Илнең дәүләт бурычының күрсәткече уңай

«Россиянең дәүләт бурычының күрсәткече уңай», — дип белдерде Россия президенты Владимир Путин икътисади үсеш Министрлыгы башлыгы Максим Решетников белән очрашуда.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8229

Владимир Путин зыян күрмәгән

«Россия Президенты Владимир Путин  Кремльга Украина  пилотсыз   очкычлары һөҗүме вакытында зыян күрмәгән.   Аның эш графигы үзгәрмәде, гадәти режимда дәвам итәчәк»,  —  дип хәбәр иттеләр дәүләт башлыгының матбугат хезмәтендә.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8210

Мәктәп укучылар махсус хәрби операция тарихын белергә тиеш

Россия Президенты Владимир Путин оборона, мәгариф һәм фән Министрлыкларына агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр махсус операция тарихын өйрәнүне оештыру буенча тәкъдимнәрне әзерләргә кушты. Шулай ук ил Башлыгы агымдагы елның 30 декабренә кадәр махсус операция вакыйгаларына багышланган музейлар булдыру турында хәбәр итәргә кушты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8167

Ике ил Президентлары аралашты

Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша сөйләшкәндә Украина, Сүрия һәм ашлык килешүе турында фикер алыштылар. Эрдоган эшче төркем кысаларында ашлык килешүе буенча яңа инициативалар мөмкинлеген билгеләп үтте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8156