Рубрика: Президент

Россия Президенты тантанада катнашты

Россия Президенты Владимир Путин  20 июньдә  Мәскәүдәге электр елга трамвайларының беренче даими маршрутын эшләтеп җибәрүгә старт бирде.  Бу көнне  дәүләт Башлыгы Төньяк елга вокзалында булды, анда Мәскәү мэры Сергей Собянин белән бергә башкаланың беренче электр судносын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8725

Новгород  өлкәсе Губернаторы белән очрашты

Россия Президенты  Владимир Путин Новгород  өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин белән эшлекле очрашу үткәрде. Эшлекле очрашу барышында Путин Новгород өлкәсе Губернаторының игътибарын төбәкнең кайбер проблемаларына юнәлтте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8712

«ШУМ» Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин Калининградта уза торган «ШУМ»  Бөтенроссия яшьләр форумы катнашучыларына сәламләү сүзләрен җиткерде. «Әлеге шәһәр яңадан форумда катнашучыларны — журналистларны, фотографларны, дизайнерларны һәм медиаиндустрия өлкәсендәне башка белгечләрне кабул итә, биредә катнашучыларны бай программа көтә», — дип билгеләгән Президент. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8703

Ике ил Башлыгы аралашты

«Алжир лидеры Абдельмәдҗид Синббун белән сөйләшүләр эшлекле мәгънәдә узды һәм шактый продуктив булды. Бу хакта төрле юнәлешләр буенча илләребезнең мөнәсәбәтләрен алга таба ныгытуга юнәлтелгән дәүләтара, хөкүмәтара һәм ведомствоара документларның саллы пакеты сөйли «, — диде ил Башлыгы Владимир  Путин Россия-Алжир сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8675

Куба премьер-Министры белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин 14 июньдә Кремльдә Куба премьер-министры Мануэль Марреро Крус белән очрашуда  барлык юнәлешләр буенча  ике илнең мөнәсәбәтләре,  шул исәптән энергетика һәм туризм өлкәләрендә дә үсеш алачагына ышаныч белдерде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8669

Путин мобилизация һәм срочникларны хәрби операциягә җибәрү турында сүзләргә аңлатма бирде

Хәзерге вакытта Россиядә махсус хәрби операция уздыру зонасына срочникларны җибәрү ихтыяҗы юк, дип белдерде Президент Владимир Путин хәрби корреспондентлар һәм блогерлар белән очрашуда. Ул шулай ук өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны турында имеш-мимешләргә комментарий бирде, хәзер мондый планнарның да булмавын әйтте.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8663

Хәрби корреспондетлар белән очрашты

«Россия  Украинадагы хәлне тыныч юл белән җайга салу өчен сөйләшүләрдән баш тартмый. Әгәр Көнбатыш конфликтны тыныч юл белән тәмамларга тели икән, Киевка корал җибәрүне туктату гына таләп ителә», —  дип билгеләде Президент  Владимир Путин хәрби корреспондентлар белән очрашу барышында. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8653