Рубрика: Новости района

20 ел сәхнәдә

20 мартта Иске Кулаткы районының мәдәният йортында һәвәскәр артистыбыз Рушан Мулюков җитәкләгән «Чишмә » ветераннар хоры тамашачыларга матур концерт күрсәтте.    Әлеге хор 20 ел инде район халкын үзенең күркәм чыгышлары белән халыкны шатландырып яши.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7575

Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында

Ульяновск өлкәсе командасы XI Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында 350 меңгә кадәр авыл халкы булган төркемнәр арасында 3 нче, ә Россия буенча 20 нче урынны яулады!!! Шулай ук шахматлар  буенча 30нчы һәм механизаторлар ярышлары буенча 38 урынга лаек булды.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7568

Авыл хуҗалыгы тармагында зур семинар

17  мартта Урта Терешка авылында авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчүгә әзерлекләре буенча зур семинар булып үтте.      Моның турында төп материалны «Күмәк көч»район газетасының киләсе санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7562

Кырымның Россия белән кушылу көне

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә РФсе составына керде. Бүген “Кырым безнеке” истәлек билгесе янындагы мәйданчыкта тантаналы чара узды. Әлеге вакыйга белән якташларыбызны район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе башлыгының 1 нче урынбасары И.Ө. Хәсәнов тәбрикләп, якты теләкләрен ирештерделәр. Шулай ук …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7548

Туберкулезны профилактикалау айлыгы дәвам итә

Ульяновск өлкәсендә туберкулезны профилактикалау айлыгы дәвам итә. 17 мартта Иске Кулаткы район больницасының табиб терапевты Галия Шәүкәтовна Мамадалеева Иске Кулаткы районының көньяк электр челтәре оешмасы коллективында булып, әлеге айлык кысаларында әңгәмә үткәрделәр. Туберкулез авыруы турында сөйләп, вакытында медицина тикшеренүен һәм флюорографияне үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Биредә эшләүчеләрнең кан басымын да тикшерделәр.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7542

Изге җомга көне белән!

Изге җомга көне белән дус-туганнар! Күңелләргә иңсен иде иман нуры! Йөрәкләрдә булсын сезнең яшәү дәрте, Йөзләрегез була күрсен һәрчак нурлы!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7539

Әдәби очрашуда

Бүген, ягъни 16 мартта, «Күмәк көч» район газетасы редакциясендә 21 мартта билгеләнүче Бөтендөнья шигърият көне алдыннан танылган җирле шагыйрьләр, шигырь сөючеләр, татар телен яратучы, төрле конкурсларда катнашучы мәктәп укучылары һәм татар теле укытучылары катнашында матур әдәби очрашу булып үтте. Әлеге чара Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Иске Кулаткы бүлекчәсе белән берлектә оештырылды. Район газетасының баш …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7531