Рубрика: Новости района

27 март — Халыкара театр көне

Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф — гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7650

25 март — Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне

Хәзерге вакытта мәдәният югары темплар белән үсеш ала. Уртак уңышыбыз — ул сезнең җаваплы һәм үзегезне аямыйча хезмәт кую нәтиҗәсе! Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре — үзенчәлекле «ранг» белгечләре ул. Аларның эшчәнлегеннән рухи-әхлак, тормыш якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаша. Мәдәнияттән башка халык традицияләрен саклау, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләп булмый. Мәдәният, интеллектуаль …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7638

Бәйрәм бүләк итүчеләр

25 мартта Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, әби-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, бай тарихлы Иске Кулаткы районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. 2022 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән иде. Иске Кулаткы районы мәдәни традицияләрнең күптөрлелеге, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7635

«Тере классика» конкурсында

Бүген  «Тере классика» Бөтенроссия конкурсының район этабы үтте. Әлеге чара Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә оештырылды.  Биредә  яшь шигырь укучылар, рус әдәбиятын яратучы мәктәп укучылары катнашты. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады.  Һәрбер катнашучы  җиңүгә лаеклы булып, уңышлы чыгыш ясады.  Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7631

Изге җомга көне белән райондашлар!

Изге җомга көне белән дус-туганнар! Күңелләргә иңсен иде иман нуры! Йөрәкләрдә булсын сезнең яшәү дәрте, Йөзләрегез була күрсен һәрчак нурлы!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7628

«Сафия» мәчетендә ифтар мәҗелесе үтте

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу — бик күркәм һәм саваплы гамәл. Иске Кулаткы районының мөселманнары да авылларда, эшчеләр поселогының мәчетләрендә бердәм булып ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. 23 март кичендә әлеге күркәм чара Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Сафия” мәчетендә оештырылды. Бу мәҗлескә бихисап мөселманнарыбыз җыелып вәгазьләр тыңладылар һәм изге догаларын укыдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7624

Ураза тотам дисәң

Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым. Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7613