4 май көнне район үзәгендә Бөек Җиңү көненә багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Әлеге чарада мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие вәкилләре катнашты. Спортчыларны район администрациясе Башлыгының 1 нче урынбасары И.Х. Ахмедов сәламләде һәм уңышлар теләде. Эстафетаның нәтиҗәләре белән “Күмәк көч” район газетасы битләрендә таныша аласыз. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
Рубрика: Спорт
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5159
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5153
Мар 17 2021
Алар авыл терәге
Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Яшь, матур гаиләләргә карап, күңелләрдә соклану хисе туа. Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була. Районыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык гаиләләр күп. Шундыйларның берсе Иске Зеленай авылында яшәүче Рәмзия …
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=4400
Мар 03 2021
Авыл уеннарында — беренчелек
Кышның соңгы көннәрендә, 26-28 февральдә, Ульяновскида Х нчы өлкә кышкы авыл спорт уеннары узды. Аны ачу тантанасында өлкә Губернаторы Сергей Иванович Морозов та катнашты һәм спорт командаларына уеннарда уңышлар теләде. Регион Башлыгы өлкәбездә спортны үстерү һәм яшь белгеч булып авылга кайткан тренерларга 1 млн. сум күләмендә средстволар бирү турында сөйләде. Дәвамы газетаның 9 санында укыгыз.
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=4364
Дек 16 2020
Якташыбыз истәлегенә турнир
Күптән түгел генә Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә вакытсыз арабыздан киткән Павел Илиадисның истәлегенә багышланган футбол турниры булды. Ярышта катнашучылар һәм җанатарлар гомере яшьли өзелгән якташыбызның тормыш юлы, аның спорт өлкәсендәге казанышлары турында сөйләделәр һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.Дәвамы газетаның 51 номерында укыгыз.
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=4144
Авг 05 2020
Спортны яратырга өйрәтүче
8 августта илебездә Физкультурачы көне буларак билгеләнә. Әлеге дата 1936 елдан башлап августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, кыскасы, физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар. Соңгы елларда халыкны, бигрәк тә яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләүгә безнең районыбызда да зур игътибар бирелә. дәвамы газетаның 32 номерында …
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=3838
Мар 12 2020
Спортчыларыбыз җиңүләр яулый
6 мартта Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 8-9 сыйныф кызлары арасында баскетбол буенча төркем уеннары булып үтте. Анда Иске Атлаш һәм күрше Радищево районыннан Ореховка урта мәктәпләренең командалары катнашты. Спорт уеннары башланыр алдыннан баскетболчыларны Иске Кулаткы район мәгариф идарәсе начальнигы И. Ө. Хәсәнов Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев һәм үз исеменнән …
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=3550
Свежие комментарии