Рубрика: Новости района

«Туган тел» бәйгесендә җиңүче

28-29 март көннәрендә мәркәзебез Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Анда Ульяновск өлкәсеннән безнең Иске Кулаткы районының Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге 2 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Заитова катнашты. Ул «Белем бирүдә традицияләр һәм новаторлык» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Тантаналы чарада …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11582

Район ифтары үтте.

29 мартта Иске Кулаткы районың мәдәният йортында районыбызның ифтар мәҗлесе булды. Әлеге изге чарага бихисап мөселманнар катнаштылар. Ифтар мәҗлесенә күрше районнардан, Сызрань шәһәреннән дә дин кардәшләребез дә килгәннәр иде. Мәҗлестә шулай ук Ульяновск өлкәсенең баш мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин да катнашты. Моның турында төп материалны «Күмәк көч» район газетасының киләсе санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11578

«Агач утырту йоласы»

Бүген «Гөлчәчәк» балалар бакчасында нәниләр һәм тәрбиячеләр «Агач утырту» йоласын сәхнәләштерделәр. Әлеге чарада бакча мөдире Л.Ф. Богданова, район мәгариф идарәсе начальнигы И.С. Агрусева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин, Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният Үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкәдәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина һәм ата-аналар катнашты. Балалар агач утырту йоласын сәхнәләштереп, туган …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11567

Мондый сәфәр максатчан булмас

«Россия Президенты Владимир Путин «Крокус Сити Холл» да булган теракттан соң беренче көннәрдә фаҗига урынына килмәде, чөнки мондый сәфәр максатчан булмас иде һәм коткаручылар штабы эшенә комачаулар иде», —   дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11560

Геройны искә алып

28 мартта якташыбыз, Россия Федерациясенең Герое Рәфагать Мәхмут улы Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе базасында “Җирдә яхшы эз” дип исемләнгән муниципальара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Иске Кулаткы һәм Радищево районнарының мәгариф учреждениеләренең вәкилләре катнаштылар. Бу мөһим чара Р. Ф. Герое Р. М. Хәбибуллиннның туган көне уңаеннан оештырылган иде. Фәни-гамәли конференциядә Иске Кулаткы …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11553

Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Яңа Яндука авылының мәдәният йорты директоры Гүзәл Мөнировна Алиевага Губернатор Алексей Русских намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Без дә аны котлыйбыз һәм эшендә иҗади уңышлар телибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11550

Геройның туган көне

Бүген  хәрби летчик,   55нче аерым вертолет полкы командиры,  Сүрия җирендә батырлык үрнәге күрсәтүче якташыбыз, Россия Герое Р.М. Хәбибуллинның туган көне. Аңа 59 яшь тулган булыр иде.  Геройның исеме һәм батырлыгы барлык райондашлар күңелендә мәңге  cакланачак. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11547