Рубрика: Религия

Имамнарга таныклыклар тапшырылды

31 июль көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә районыбызның дүрт авыл мәчетләре имамнарына махсус таныклыклар тапшыруга багышланган очрашу үтте. Әлеге чарада Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров, “Әнвәр” мәчете имамы С. А. Ахмеров һәм Иске Кулаткыдагы “Биләр” мәдрәсәсе филиалы директоры Мохаммәдсалех …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9144

Каникулларда — дини тәрбия

Җәйге каникуллар вакытында укучыларга дини тәрбия бирүдә, аларның ялын оештыруда районыбызның мәчетләре файдалы эшләр башкаралар. Яңа Зеленай авылының мәчетендә дә июль аеның башында балаларга ислам динен, аның йолаларын үтәү буенча ике атналык лагерь ачылды. Без мөгаллимәләребез белән бергә һәр ел лагерьның эшен актив оештырабыз. Чөнки читтә яшәүче яңазеленайлыларның балалары да авылга ял итәргә кайткан була. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8934

Мәчеттә — Корбан мәҗлесе

9 июльдә  Яңа Мостяк авылының «Насыйп» мәчетендә Корбан мәҗлесе оештырылды. Әлеге изге чарада бу авылда, районыбызда, чит төбәкләрдә яшәүче дин кардәшләребез катнаштылар. Моның турында материалны «Күмәк көч» район газетасының киләсе санында тулаем укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8913

Хөрмәтле райондашлар, Җомга көне белән Сезне!

Изге җомга мөбарәк булсын! Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык — сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман нуры насыйп итсен иде!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8904

Мәчетнең юбилее

24 майда Мосеевка авылының мәчете ачылуга 30 ел тулды. Шушы уңайдан бу авылда күркәм чара үтте. Ул көнне мәчеткә торак пунктның мөселман ир-атлары һәм хатын-кызлары һәм чит төбәкләрдән олы кунаклар килгән иде. Әлеге матур бәйрәмдә Ульяновск өлкәсенең баш мөфтие   Илдар хәзрәт Сафиулллин катнашты. Бу чара турында тулырак материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе саннарында укый …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8442

Ураза гаете бәйрәмендә

23 апрельдә  Иске Кулаткы район үзәгенең «Яшьләр паркы»нда Ураза гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы бик матур төстә узды. Чарага Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтеннән, шәһәрдән, төрле төбәкләрдән, Николаевка, Радищево, Павловка районнарыннан кунаклар, районыбызның дин әһелләре, район халкы килде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район җитәкчеләре — район Башлыгы Л.Ф.Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, көньяк районнары мөхтәсибе …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8055

МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВ УЛЬЯНОВСК ШӘҺӘРЕНДӘ УЗГАН ИФТАРДА КАТНАШТЫ

Чарада шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей РУССКИХ, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис ШАКИРОВ катнашты. Ифтарга барлыгы 3 меңләп мөселман җыелды. Кунакларны өлкә губернаторы Алексей РУССКИХ сәламләде. Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ Рамазан аенда Ифтарларның милләттәшләребез яшәгән Россия төбәкләрендә дә быел актив оештырылуын, милли йолаларыбызны саклауга әһәмият бирелүен ассызыклады.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7961