Рубрика: Образование

«Күмәк көч»тә — кунакта

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 2 «А» һәм 2 «Б»  укучылары сыйныф   җитәкчеләре  С.Р. Хәсәнова һәм С.М. Атауллина белән  «Күмәк көч» редакциясендә экскурсиядә булдылар.   Баш редактор С.Ә. Абитова балаларга район газетасының  бай тарихы, хәзерге тормышы, казанышлары  турында сөйләде. Газетаның һәр саны ничек барлыкка килүе турында аңлатты, укучыларны биредә эшләүче журналистлар белән таныштырды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11670

Файдалы ял

Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III сыйныф укучылары — «Россиянең бөркетләре» проектында катнашучылар класс җитәкчеләре Г.Ә. Зөлкарнәева белән “Күмәк көч” район газетасы редакцясендә булдылар. Балалар журналистлар белән аралашты, баш редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларына район газетасының тарихы, биредә хезмәт иткән ветераннар, газетаның бүгенге тормышы һәм уңышлары турында сөйләде. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11666

“Ачык ишекләр” көннәре узды

12 марттан 3 апрельгә кадәр Иске Кулаткы механика-технология колледжында булачак абитуриентлар өчен “Ачык ишекләр” көннәре узды. Аның кысаларында колледж директоры Р.Я. Умәров укучыларга әлеге уку йорты турында, биредә үзләштереләчәк һөнәрләр, уку шартлары һәм белем алу процессы турында сөйләде. Районыбыздан читкә китмичә, биредә заманча хезмәт базарында ихтыяҗлы һәм югары түләүле һөнәрләр алырга мөмкин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11617

Укытучының беренче адымнары

Районга яшьлек дәрте, белемле һәм энергияле яшьләр бүген бик кирәк. Район мәктәпләрендә укытучыларның уртача яше өлкәнәя бара, сер түгел, яхшы әзерлекле педагоглар җитешми. Ә бит үзебездә туып-үскән егет һәм кызларның мәктәпләрнең педагогик коллективларын тулыландыруы бик уңайлы булыр иде. Чөнки хәзерге заманада шәһәрдә дә яңа гына диплом алган яшь белгечләрне кем дә кочак җәеп каршый алмый. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11602

«Туган тел» бәйгесендә җиңүче

28-29 март көннәрендә мәркәзебез Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Анда Ульяновск өлкәсеннән безнең Иске Кулаткы районының Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге 2 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Заитова катнашты. Ул «Белем бирүдә традицияләр һәм новаторлык» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Тантаналы чарада …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11582

«Агач утырту йоласы»

Бүген «Гөлчәчәк» балалар бакчасында нәниләр һәм тәрбиячеләр «Агач утырту» йоласын сәхнәләштерделәр. Әлеге чарада бакча мөдире Л.Ф. Богданова, район мәгариф идарәсе начальнигы И.С. Агрусева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин, Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният Үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкәдәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина һәм ата-аналар катнашты. Балалар агач утырту йоласын сәхнәләштереп, туган …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11567

Геройны искә алып

28 мартта якташыбыз, Россия Федерациясенең Герое Рәфагать Мәхмут улы Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе базасында “Җирдә яхшы эз” дип исемләнгән муниципальара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Иске Кулаткы һәм Радищево районнарының мәгариф учреждениеләренең вәкилләре катнаштылар. Бу мөһим чара Р. Ф. Герое Р. М. Хәбибуллиннның туган көне уңаеннан оештырылган иде. Фәни-гамәли конференциядә Иске Кулаткы …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11553