2 февральдә “Күмәк көч» район газетасы матур традицияне дәвам итеп, 2023 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. 5 кешедән булган махсус комиссия әлеге җаваплы вазифаны башкарды. Биредә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанцияләренең копияләрен редакциягә китергән яки почта бүлеге, электрон почта һәм төрле социаль челтәрләр аша квитанцияләрен җибәргән укучыларыбыз катнашты. Бу юлы уйнатуга …
Рубрика: Конкурсы
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7074
Фев 02 2023
Бәхетлеләр бүләкле булды
Бүген, 2 февральдә, махсус комиссия катнашында «Күмәк көч» район газетасының редакциясендә 2023 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бу юлы уйнатуга 61 квитанция кабул ителде. Төп бүләк -электр блендеры иде. Җиңүчеләр турында тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7006
Янв 31 2023
«Солдатка хат» бәйгесе
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннаен, мәктәп укучылары арасында “Солдатка хат” бәйгесе игълан ителә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга язган иншаларны “Өмет” газетасының электрон почтасына (Ishakhalimov@mail.ru) җибәрергә кирәк. Хатлар 18 февральгә кадәр кабул ителә. Ашыгыгыз! Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла. Белешмә өчен телефоннар: 8 (8422) 42-09-61, 8-962-633-85-70.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6986
Янв 31 2023
«Иң матур тел – туган тел» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
Телебезгә мәхәббәт бала чактан башлана. Гаиләдә ата-ана, әби-бабай үз телендә сөйли икән, балалар да шушы мохиттә үсә – туган телендә сөйләшә. Әмма бүгенге көндә әлеге мәсьәлә аерым игътибар сорый, чөнки балалар гына түгел, олылар да күбрәге дәүләт телендә аралашуны кулай күрә. Татар теле — туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, телебезне сакларга …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6973
Дек 21 2022
Cәләтле балаларга бүләкләр
Агымдагы елның сентябрь азагында «Күмәк көч» район газетасы мәктәп укучылары арасында «Көзге матурлык» рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурска иҗади эшләрне балалар редакциягә үзләре китерделәр һәм төрле социаль челтәрләр, электрон почта аша җибәрделәр. Барлыгы 97 рәсем тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, балаларның талантлы, иҗатка сәләтле булулары сөендерде. Һәр рәсемдә мәктәп укучыларының тырышлыгы, дөньяны үзенчәлекле күзаллавы, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6398
Сен 29 2022
Конкурс игълан ителде
«Күмәк көч» район газетасы «Көзге матурлык» дигән рәсемнәр конкурсы игълан итә. Ул 1 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнашырга мөмкин. Балаларның үз куллары белән ясалган көз турындагы матур рәсемнәрен газетаның битләрендә урнаштырачакбыз. Рәсемнәрне шулай ук редакциягә китерергә яисә газетаның kumiakk@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Ләкин …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5509
Сен 28 2022
Игътибар, конкурс!
«Күмәк көч» район газетасы «Әнием — син минем кояшым» исемле иншалар конкурсы игълан итә. Ул 28 сентябрьдән 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша ала. Конкурс шартлары буенча балалар иң кадерле кешеләре — әниләре турында мавыктыргыч инша язарга тиеш. Аның эчтәлегендә укучылар әниләренә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләрен …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5494
Свежие комментарии