19 апрельдә халыкны эш белән тәэмин итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан район Кадрлар үзәгендә җылы очрашу чарасы үткәрелде. Әлеге чарада район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев, тармак ветераннары һәм укытучылары Н. А. Байбулатова җитәкчелегендә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укучылары катнаштылар. Кунакларны Кадрлар үзәге җитәкчесе Ш.А Сөнчәлеев сәламләде һәм үзәкнең тарихы …
Рубрика: Новости района
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11826
Апр 19 2024
Традицион җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Бәйгенең тантаналы өлешендә спортчыларны район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев сәламләп, уңышлар теләде. Балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие командалары, “көмеш волонтерлар” вәкилләре, гаилә командалары төрле дистанциягә йөгерделәр. Эстафетаның нәтиҗәләре белән “Күмәк көч” район газетасы битләрендә таныша алырсыз.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11814
Апр 19 2024
Cеминар с ветеранами
18 апреля в р.п. Старая Кулатка состоялся кустовой семинар с председателями Советов ветеранов и их заместителями в Старокулаткинском районе. Семинар открыл председатель областного Совета ветеранов С. Н. Ермаков.Приветственным словом выступил Глава администрации Старокулаткинского района И.Ш. Магдеев. Подробный материал об этом семинаре можно прочитать в следующем номере газеты “Кумяк кюч”.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11794
Апр 19 2024
Коррупциягә каршы комиссиясенең утырышы узды
16 апрельдә Иске Кулаткы район администрациясендә коррупциягә каршы комиссиясенең утырышы булып үтте. Утырышны аның рәисе Ә. Р. Кадерова алып барды. Әлеге чарада Иске Кулаткы район администрациясенең финанс бүлеге началнигы вазифаларын башкаручы Р. Р. Мустафин, район администрациясенең аппарат җитәкчесе З. Р.Хәсәнова, район мәдәният бүлегенең начальнигы Ф. А. Кузәева коррупциягә каршы сораулар буенча чыгышлар ясадылар.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11791
Апр 18 2024
Бәйрәм алдыннан клуб утырышы
18 апрель көнне Иске Кулаткы районының “Кадрлар үзәге”ндә хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Әлеге клубның утырышы Үзәк базасында ай саен үтә. Бу юлы да хатын-кызлар очрашуын “Кадрлар үзәге” коллективы һөнәри бәйрәмнәре — Россия Федерациясенең халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте көне алдыннан оештырганнар иде. Җылы очрашуда гаилә, күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары, демография мәсьәләләре, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11788
Апр 18 2024
18 апрель − Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1983 елда ЮНЕСКО каршында төзелгән һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә юнәлтү. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне дөньякүләм мәдәни мирасның һәрдаим саклауга һәм яклауга лаек икәнен җәмәгатьчелеккә искәртеп тора. Әлеге дата …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11779
Апр 17 2024
Булачак солдатлар хөрмәтләнде
Бүген район мәдәният йортының биюләр залында булачак солдатлар хөрмәтләнде. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышында егетләргә ил каршында изге бурычларын лаеклы, намуслы үтәргә теләде һәм бүләкләр тапшырды. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, Радищево һәм Новоспасск районнары буенча хәрби комиссары С.В. Фролов чыгышында армия сафларын тулыландыручы егетләргә мөрәҗәгать итте. Хәрби хезмәт узуның мөһимлеген, армиягә чакырылучы егетләргә физик …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11770
Свежие комментарии