Рубрика: Новости

Владимир Путин Куба Президенты белән аралашты

28 декабрьдә   Россия Президенты Владимир Путин  телефон аша   Куба  Президенты  Мигель Диас-Канель белән сөйләште.  Сөйләшү  барышында   ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу булды.

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6526

Куратор районда булды

28 декабрь көне районыбыз кураторы – өлкә табигать ресурслары һәм экология  Министры Г.Э. Рәхмәтуллина, район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев мобилизацияләнгән якташларыбызның гаиләләре белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр, тормыш-көнкүрешләре белән таныштылар. Җитәкчеләр якты бәйрәм теләкләрен ирештереп, балаларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6519

Яңа ел иртәсендә

28 декабрьдә район мәдәният  йортының биюләр залында балалар өчен район Яңа ел иртәсе үтте. Бирегә бихисап нәниләр, мәктәп укучылары җыелган иде. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкияти геройлар белән бергә  чыршы тирәсендә  балалар әйлән-бәйлән йөределәр, күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар. 

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6514

Сәләтле балалар бүләкләнде

Бүген редакциядә «Әнием —  син минем кояшым» исемле иншалар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Баш  редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларын  җиңүләре  белән котлап, матур теләкләр юллады,  Почет грамоталары һәм истәлекле  бүләкләр тапшырды. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.     

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6511

Хөрмәтле райондашлар!

Газетаның яңа саны бастырылды. Әлеге санда  өлкә, ил яңалыкларын  укый аласыз. Киләсе 2023 елны ничек каршы алырга, нинди тәмле ризыклар яңа ел табынына пешерергә. Авылларда халык җыеннары, намаз вакытлары,  балаларга бердәм пособие,  котлаулар, юбилярлар турында язмалар,  Яңа ел афишасы,  яраткан хикәя дә сезне шатландырыр. 

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6506

Баланың хыялын тормышка ашыручы

27 декабрьдә  Россия Президенты   Владимир   Путин «Теләкләр чыршысы» кысаларында Запорожье  өлкәсеннән  Кыш бабай йортында булырга хыялланган   кызчык  Александра Титаренко   белән телефон аша  сөйләште.  Россия лидеры «Теләкләр чыршысы»   хәйрия акциясендә кызның открыткасын сайлап алган.  Бала үз открыткасында Кырымга бару һәм Кыш Бабай йортында күрергә тели дигән хыял турында  сөйләгән

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6499

В преддверии Нового года сотрудники регионального МЧС приняли участие в доброй акции «Коробка храбрости»

Новый год – лучшее время для подарков. Праздника особенно ждут дети, находящиеся на лечении в больнице. Понимая, насколько в этот период важна поддержка и положительные эмоции, ульяновские спасатели собрали большие коробки с игрушками и передали их маленьким пациентам Детской областной больницы. Дед Мороз со Снегурочкой под яркие искры новогодних фонтанов приветствовали детей у входа в …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6496