Бүген, 16 ноябрьдә Бөтендөнья һөнәрчелек көне билгеләнә. Безнең районда сәләтле, талантларга бай булган, иҗади кешеләр байтак. Бүген “Тормыш гармониясе” актив озынгомерлелек үзәгендә якташыбыз Екатерина Сергеевна Янбикованың иҗади күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы урынбасары Г.Ә. Богданова, район хатын-кызлар Советы рәисе М.Ш. Нәүмәтуллина катнашып, Екатерина Сергеевнага алда да иҗади уңышлар теләделәр. …
Рубрика: Культура
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5978
Окт 31 2022
Комсомол оешмасын искә алып
28 октябрьдә Иске Кулаткы туган якны һәм тарихны өйрәнү музеенда 29 октябрьдә комсомол оешмасының барлыкка килү көнен билгеләү уңаеннан эчтәлекле чара булып үтте. Аны музей директоры Р. М. Байбикова алып барды. Бу очрашуга районыбызның комсомол ветераннары, Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләрнең укучылары чакырылган иде. Әлеге чара турында тулырак материалны газетаның киләсе санында …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5813
Окт 27 2022
Музейда — кунакта
27 октябрьдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең укытучы Р. Р. Алиева җитәкләгән класс укучылары районыбызның крайны һәм тарихны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсияне музей директоры Р. М. Байбикова алып барды. Әлеге чарада укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында Яшь гвардиячеләрнең батырлыгы турында таныштылар. Музей директоры Р. М. Байбикова шулай ук балаларга илебездәге бүгенге хәлләр һәм Украинада …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5786
Окт 21 2022
Рифат Зарипов — Кулаткыда кунакта
20 октябрьдә район мәдәният йортында кич белән Татарстан Республикасының атказанган артисты, юмор һәм пародия остасы, танылган җырчы Рифат Зарипов матур концерт программасын райондашларга, башка районнардан килгән кунакларга тәкъдим итте. Ике сәгатьтән артык барган кичә бер мизгелдәй үтеп, тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5739
Сен 19 2022
Фестивальдә катнашучы
17 сентябрьдә Новоспасск эшчеләр бистәсендә «Без бергә» исемле иҗади фестиваль үтте. Әлеге чарада безнең районнан «Гөлшаян» төркеменең солисткасы, сәхнә остасы, яшь `һәм талантлы җырчы Раилә Абдурәшитова катнашты. Ул мәдәни мирас елы кысаларында милли традицияләрне алга этәрү өчен Диплом белән бүләкләнде.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5373
Май 05 2022
Хыялы чынга ашсын
Баланың таланты иң элек мәктәптә ачыла. Ә сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныфта ук балаларның нәрсәгә сәләтле булуын, кызыксынуын ачыклап, аларның талантларын үстерү өчен тиешле шартлар булдыралар.Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Сабира Аделова да сәләтле укучыларның берсе. Ул гел “бишле” билгеләренә генә укый, төрле чараларда …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5164
Май 05 2022
Көтеп алган бәйрәм
Яз һәм хезмәт бәйрәмен илебездә төрле милләт, дин, сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, бердәмлек, хезмәт бәйрәме буларак билгеләделәр. Иске Кулаткы районында да 1 май бәйрәмен күтәренке һәм патриотик рухта каршыладылар. Барлык оешма коллективлары, мәктәпләр укучылары һәм студентлар чәчәкләр, төрле төстәге шарлар, флаглар һәм транспарантлар тотып, Пионерская урамыннан Флаглар мәйданына кадәр …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5151
Свежие комментарии