Рубрика: Новости

Районда Яшьләр көне үтте

Яшьләр көнендә «Господа Danсе» төркеме район яшьләренә бүләк ясады. 25 июнь көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Үзәк мәйданында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм тантанасы гөрләде. Район җитәкчеләре — район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район хакимияте Башлыгы И.Ш.Магдеев яшьләрне һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар. Һәм район тормышында актив катнашучы яшьләребезгә Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Иске Кулаткы район үзәгенең …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8804

Cоңгы тапкыр мәктәп белән саубуллаштылар

24 июньдә Ульяновск өлкәсендә Чыгарылыш кичәләре гөрләде. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә ул гаҗәеп тантаналы һәм күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек дәрәҗәдә үтте. Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Гөлнара Бәширова ачып җибәрде һәм укучыларга искиткеч җылы тәбрикләүләрен җиткерде. Аннан соң тантананың төп өлеше — өлгергәнлек аттестатларын тапшыру мизгелдәре башланды. . Быел мәктәп белән 18 укучы …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8800

Чыгарылыш кичәсендә

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 11сыйныф укучыларының Чыгарылыш кичәсе үтте. Район Башлыгы Л.Ф.Богданова, Ульяновск өлкәсенең Табигый ресурслар һәм экология Министры урынбасары Н.С.Аюкаева мәктәп белән соңгы тапкыр саубуллашучы кызлар һәм егетләрне мөһим вакыйгалары белән котладылар. Мәктәп директоры Г.Ш.Рафикова да чыгарылышларга матур теләкләрен юллап, өлгергәнлек аттестатлары тапшырды. Беренче укытучылары …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8796

Вакансияләр ярминкәсендә

23 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткыдагы Кадрлар үзәге район мәдәният йорты бинасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» исемле вакансияләр ярминкәсен оештырды. Төрле оешма-учреждениеләрнең консультатив-мәгълүмат мәйданчыклары эшләде. Тантаналы өлешне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткыдагы Кадрлар үзәге филиалы җитәкчесе Ш.А. Сөнчәләев ачып җибәрде. Район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Х. Ахмедов чыгышында ярминкәнең нәтиҗәле эшләвен теләп, районда яңа эш урыннары ачылуы …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8791

Хөрмәтле райондашлар!

Яшьләр көне уңаеннан 25 июньдә  Үзәк мәйданда  бәйрәм узачак.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8788

Арктиканы үзләштерү — өстенлекле мәсьәлә

«Арктиканы үзләштерү һәм аның табигый байлыкларын саклау мәсьәләләре соңгы елларда Россия өчен өстенлекле булып тора», — дип билгеләде РФ Президенты Владимир Путин «Арктика» икенче бөтенроссия арктик форум-фестивалендә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзендә белдерде. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8785

Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Үзәк мәйданында хезмәт коллективлары һәм мәктәп укучылары катнашында митинг үтте. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Х. Ахмедов чыгышлар ясап, әлеге көннең ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калганы турында кабат искәрттеләр. Бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8781