О газете

Областное автономное учреждение районная газета «КУМӘК КӨЧ»

«Күмәк көч» — ул күмәк газета

Иске Кулаткы районында официаль, дәүләт статусын тотучы бердәнбер газета булып “Күмәк көч” газетасы санала. Ул Хөкүмәтнең сүзен халыкка җиткереп торучы, икесенең арасында элемтәче ролен башкара.

Безнең район газетасы редакциясендә өлкәдә чыгып килүче бердәнбер “Өмет” татар газетасы да үзенең беренче санын чыгара.

Чал тарихлы газетабыз моннан 92 ел элек дөньяга килеп, районыбызның елъязмасына әверелгән. Ул көн саен, ел саен район тормышын яктыртып, тарихны булдыра. Вак–төяк көндәлек язмалардан, информацияләрдән башлап кайвакыт катлаулы зур проблемалар күтәреп чыккан мәкаләләрдән, тәнкыйть материаллардан, тормышта кеше язмышлары турында сөйләгән очерклардан тора. Боларның hәммәсе дә журналистларның тормышны ничек күзаллавына бәйле.

Газета — ул аңа хезмәт итүче журналистларның hәм полиграфистларның киеренке хезмәт нәтиҗeсе. Иске Кулаткы районында һәм чит якларда да гомерләрен шушы газетага багышлаган якташларыбыз байтак. Газета аларны тормыш дәрьясына алып кереп киткән hәм алар район матбугат басмасына гомер буе тугры хезмәт иткәннәр.

Газетабызның беренче мөхәррире читтән килгән “двадцтипятитысячник” Үмәр Ләпин була. Аннары аны талантлы журналист Кәлимулла Абитов алмаштыра. Аның мәкаләләрен, очеркларын һәм хикәяләрен укучылар җылы кабул итә. Беренче мөхәррирләрдән Исмәгыйль Фәйзуллин, Үмәр Ләпин, Таһир Сабиров, Шәйхи Якупов, Кәшаф Вәльшин, Исмәгыйль Баймурзин, соңыннан кабат Таһир Сабиров газетаны үстерү, аның эчтәлеген яхшырту һәм район халкы арасында пропагандалау өчен бәяләп бетергесез өлеш керткәннәр. 1930-1940 елларда «Күмәк көч» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, талантлы журналистлар һәм язучылар Алимҗан Булатов, Рәүф Салихов, Мошәр һәм Альберт Хаметовлар, Әбрар Рәзапов, Йосыф Аббәсов, Сөләйман Богданов, Таһир Мингалишев, Исхак Исәнов, Альфред Йосыпов кулларына корал тотып дошманга каршы яуга китәләр. Газетаның вакытында дөньяга чыгуы өчен Җәүхәрә Деникаева, Мастурә Мамадалиева, Васви Юнусова, Әсма Абушаева, печатник Абдулла Яхин һәм типография директоры Таһир Мингалишев үз көчләрен кызганмыйча төнгә кадәр эшлиләр.

Коллективны булдыру, аларны менә дигән журналистлар итү, билгеле, газетаның редакторына бәйле. 30 ел гомерен газетага багышлаган Әнвәр Закирович Мoхамәтрахимов чын журналистлар булдыруга күп көч куйганын искекулаткылылылар яхшы беләләр. Ул hәр әдәби хезмәткәрне дөрес сайлап алып, аның сәләтеннән чыгып урынын билгели алган. Аның якты истәлеген бүген дә халык хәтерендә саклый.

Озак еллар редакциядә хезмәт иткән, эшен полиграфисттан башлап баш редактор урынбасарына кадәр җиткән, редакциянең җаваплы секретаре булып эшләгән Рәхимҗан Якубович Заитовны да райондашларыбыз яхшы хәтерли.

Дөрестән дә, газета чыгару катлаулы процесс. Шуңа да редакциядә дә, типографиядә дә hәр хезмәткәр икешәр, өчәр hөнәр үзләштереп, берничә вазыйфа башкарганнар. Журналистлар машина да йөртә, фотога да төшерә, газета макеты да ясый, машинкада да суга булганнар. Хәзер барлык операцияләрне компьютерда башкара беләләр.

Типографиядә эшләүчеләр хезмәтләрен редакциядә дәвам иттергәннәр. Андыйларга Халидә Абдулловна Батраеваны (мәрхүм инде), Зәкия Алимҗановна Кәримова белән Зөлфия Алимҗановна Хәсәнованы кертергә мөмкин. Аннары алар копьютерны да беренчеләрдән булып үзләштереп эшли башладылар. Зәкия белән Зөлфия Алимҗановналар бүген инде газетада эшләмиләр, лаеклы ялда. Аларны яшь белгеч – Эльвира Рәхимҗановна Асанова алмаштырды. Ул хәзерге заман технологияләре буенча газетаны да ясый һәм газетаның интернеттагы социаль челтәрләр аккаунтларын да алып бара. Социаль челтәрләрне тиз арада төрле яңалыклар, мәгълүматлар белән тулыландыра. Замана алга китә, тик тарихны һичкайчан да онытырга ярамый. Чал тарихлы газетаның журналистлары, полиграфистлары хәзерге вакытта якты дөньяда юк инде, күпләр лаеклы ялда, кайберәүләр вакытсыз, кайберәүләр олыгаеп бу дөньядан китеп тә бардылар. Без аларны истә тотабыз: Ә.З Мохамәтрахимов, В.С. Зимнуров, Альфред Кәшафович Юсупов, Фоат Шакирович Янгунаев, бухгалтер Рәшидә апа Корбаналиева, печатник Расим Мәгдиев, хәреф җыючылар Мөхтәрәмә апа Исхакова, Җәүhәрә апа Абдульмәнова, Акилә апа Кәримова, Вәсви апа Юнусова, шофер Җәфәр Мавлютов, фотокорреспондент Фәрит Сәләев, элеккеге редакторлар Хәйдәр Хөсәинович Кәримов, Абдулхак Абдрахманович Амиров, җаваплы секретарь Махирә Галиевна Абдрәхимова, Хайдәр Абуевич Ягафаров, Халидә Абдулловна Батраева, Рәхимә Солтановна Яхина.

“Күмәк көч” газетасына шулай ук өч дистә елдан артык гомерен багышлаган әдәби хезмәткәрдән алып баш редакторга кадәр җиткән, һәрвакыт газетабызны кыю материаллары белән куәтләндереп торган М.И. Аббәсов та газета тарихында үзенең урынын алып тора. Ул шагыйрь, рәссам, прозаик. Үз вакытында газетабызның йөзек кашлары булып торган журналистлар Роза апа Тимушева, Рәхимҗан Якубович Заитов (мәрхүм инде), Кадыйр Абдрахманович Ахмеров, Марисә Шәйхиевна Хаметова, Иркә Адельшовна Мурәсова, Равил Мохаммәтҗанович Абдюшев, Майзә Соннатулловна Масиева, Әминә Хөсәиновна Шәфиева (мәрхүм инде), Румия Икрамовна Кузәхметова, Мәрзия Хамзевна Бәширова, берничә ел редактор булып хезмәт иткән Таһир Соннатуллович Сәләев, бухгалтер Фәридә Әмерхановна Байбикова һ.б гомерләрен район язмышы, газетаның тормышы белән бәйләделәр. Аларның тирән эчтәлекле, бай, кеше күңеленә үтеп кергән язмаларын халык та, редакция коллективы да онытмый. Алар безнең остазлар булдылар.

2000 елларда газета «Печатный двор” өлкә типографиясендә басыла башлый. Редакцияне тулысынча компьютерлаштыру таләп ителә. Бу эшләрне үз өстенә яңа җитәкче – җирле хакимият органнарында эшләгән кеше, илебездә “Бердәм Россия” партиясе оешкач, районда аның беренчел бүлекчәләрен булдыру эшен башлап җибәрүче Вильдан Солтанович Зимнуров ала. Ләкин заманча технологияләргә карамастан, газета үзенең зәвыгын, эш стилен һәм ысулын югалтмый. Коллектив яңа мөхәррир В.С. Зиннуров белән яңа технологияләр буенча газета чыгаруда беренче адымнарны ясый. Аның килүе белән газетада күп нәрсә үзгәрде. Ул яшь кадрларны җәлеп итү, аларны компьютерда эшләргә өйрәтү, хезмәт шартларын яхшырту өчен күп көч куйды. “Күмәк көч” газетасы элек елларда үзебездә – район типографиясендә басыла иде. Дүрт дистә ел типография коллективын Адельша Измайлович Абдюшев җитәкли. Тәҗрибәле тырыш коллектив туплый. Аның белән бергә Расим Хөсәинович Рафиков, Алия Фатиховна Туюшева, Фәридә Закировна Кузәева, Рәшидә апа Абәйдуллина, Адлия апа Мостафина, Найлә апа Усманова, Гөлсирә Геннадьевна Мавлютова, Рәйсә Һадиевна Хәсәнова һ.б. зур тырышлык куеп эшләгәннәр.

Бүген инде газета яңа технология белән чыгарыла. Коллективка яшь каләм осталары килде. Аны hәр авылда, hәр өйдә көтеп алалар, ә безнең журналистлар аны яратып укырлык итәргә омтыла. Без үзебезнең укучыларыбызга тугрылык сакларга, читләргә алмаштырмаска тырышабыз.

Бүгенге көндә редакциядә баш редактор вазифаларын тәҗрибәле журналист, грамоталы, тирән белемле, һәркем белән уртак тел табучы, эшен яратучы Сабира Әдиповна Абитова башкара. Җаваплы, таләпчән җитәкче буларак ул райондашларның да, коллективның да хөрмәтен яулады.

Җаваплы секретарь вазифаларын Гөлназ Иматьевна Кузәева башкара, ул белгечлеге буенча рус теле hәм әдәбияты укытучысы. Грамоталы журналист. Аның язмаларын газета укучылар яратып укыйлар. Рөстәм Исмәгыйлович Арифуллин редакциядә озак еллар хезмәт итеп, райондашларыбызның ихтирамын яулады. Ул төрле cтильдә язучы, юмор, сатира жанрында иҗат итүче, үзенең лирик шигырьләре белән укучылар күңелен яулаучы шагыйрь. «Ульяновск өлкәсенең массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды. Россия журналистлар Союзы әгъзасы, Татарстан язучылар Берлеге әгъзасы, яшь хезмәткәрләрнең остазы булып тора.

Әлфия Шәүкәтовна Яфарова — төп юнәлешләр буенча бүлек мөдире буларак,

мавыктыргыч, эчтәлекле язмалары белән газета укучыларының ихтирамын яулады. Җаваплы булуы, тиз эшләве һәм тырышлыгы белән әлеге коллективта үз урынын тапты. Хәзерге вакытта ул газетаның сайтын да алып бара.

Руфия Камиловна Сәйфуллина үзен талантлы, энергияле журналист буларак үзен танытты. Газета укучылары аны үзенчәлекле, шул ук вакытта актуаль темаларны яктырта белүе өчен яраттылар.

Тагын бер яшь коллегабыз, бухгалтер вазифаларын Гөлнара Рөстәмовна Хәбибуллина башкара. Аңа кадрлар бүлеге дә, төрле кагәзь, реклама эшләре дә йөкләнгән. Менә шушы коллектив бүген “Күмәк көч” район газетасын төрле авырлыкларга, җил-давылларга каршы торып, журналистның киеренке хезмәтен дәвам иттерә.

Хәзерге вакытта газета битләренәдә ил, өлкә, район яңалыклары чыга, медицина, мәдәният, мәгариф, дин, авыл хуҗалыгы темалары яктыртыла, хезмәт алдынгылары һәм абруйлы кешеләр турында язмалар бастырыла, балалар, поэзия, файдалы киңәшләр сәхифәләрен дә газета укучылары яратып укый. Шулай ук даими рәвештә газета укучыларыбыз, мәктәп укучылары өчен төрле темаларга конкурслар игълан итә. Безнең газетаның интернетта да үз аккаунтлары бар. Вконтакте – , ОК — , Телеграмм — социаль челтәрләрендә сез өр-яңа яңалыклар белән таныша аласыз.

Бергә булыйк, дуслар! Милләтебезнең, районыбыз татарларының йөзек кашы булган үз телебездә чыгып килүче бай тарихлы “Күмәк көч” газетасын бергә укыйк, саклыйк, югалтмыйк! Һәр яртыеллык саен аны үз итеп, газетага язылыйк!

История газеты в фотографиях:

Контакты >>>

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?page_id=2