1октябрьдә илебездә Өлкәннәр көне билгеләнә. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан 29 октябрьдә район мәдәният йортында концерт узды. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы И.Х. Ахмедов райондашларны Өлкәннәр көне белән котлап,намуслы хезмәтләре, тырышлыклары,район үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтләр җиткерделәр һәм җылы теләкләрен юлладылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең, «Чишмә» ветераннар хорының һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Окт 02 2023
Бәйрәм концерты
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=9612
Свежие комментарии