Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр!
Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Баланың кечкенә чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор. Аның балачагының имин һәм куанычлы булуы, киләчәктә тормышта нинди юл сайлавы нәкъ менә сездән, сезнең зирәклектән, сабырлыктан, һәр сабыйның эчке дөньясын аңлый белүегездән тора.
Һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә чын күңелдән эшләү дәртегезнең сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык, үзегезнең һәм якыннарыгызның сау-сәламәт булуын телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын Сезгә!
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.
Сен 27 2023
27 сентябрь — Тәрбиячеләр көне
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=9564
Свежие комментарии