Мөрәҗәгать итү нәтиҗәле

        гражданнарны кабул итү

Иске Кулаткы районы “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә Иске Кулаткы район Советы, Иске Кулаткы шәһәр поселениесенең депутаталары тарафыннан гражданнар даими кабул ителеп торалар. 17 март көнне график буенча “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсе партиясенең Секретаре, “Иске Кулаткы район” муниципаль оешмасы Башлыгы Э. Ә. Ганеев һәм Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча урынбасары В. А. Деникаева районыбызда яшәүче гражданнарны кабул иттеләр.
Ул көнне аларга 32 кеше мөрәҗәгать итте һәм 18 сенең сораулары уңай якка хәл ителде. 9 мөрәҗәгатькә аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, 5 се контрольгә алынды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да игътибар үзәгендә булдылар.
Кабул ителүдә торак яшәү шартларын уңайлатуга материаль ярдәм күрсәтү, дәвалау препаратлары сатып алу һәм башка мәсьәләләр иң актуаль булып саналдылар.
Гражданнар арасында шулай ук эшкә урнашу , урамннарны төзекләндерү , яңа крестьян фермерлык хуҗалыклары ачу, торак урын белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителде.
Оксана
Ямалетдинова,
“Бердәм Россия”
партиясе
җирле бүлекчәсенең гражданнарны
кабул итү буенча
белгече.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=943

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.