Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Ольга Абузәр кызы Бигеева 21 февраль көнне 65 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Хөрмәтле тормыш иптәшем, кадерле апабыз, яраткан әниебез, сөекле әбиебез!

Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз, кадерлебез!

Син – безнең таянычыбыз, киңәшчебез, олы терәгебез, әнкәй. Без шундый көчле рухлы, тынгысыз җанлы, бик тә ярдәмчел, алтын куллы әниебез белән горурланабыз һәм сиңа бәхетле озын гомер телибез. Авырмыйча, шатланып-сөенеп, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп яшәсәң иде. “Балаларым“ дип өзелеп яшәгәнең, ярдәмнәрең өчен зур рәхмәт, әнкәй. Олы йөрәкле, киң күңелле апабыз! Син туганлыкның кадерен белеп яшисең, гомер буе сеңелләрең һәм аларның гаиләләре өчен олы киңәшче дә, терәк тә, ярдәмче дә булдың. Еллар арты еллар узса да, синең әле дә матур булып яшәвеңә сокланабыз, һәрчак шулай сөйкемле, ягымлы булып калуыңны телибез. Балаларыңның рәхәтен күр, аларның уңышларына сөен. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез үзеңә. Рәхмәт, апа, һәрчак ачык йөзле, шат күңелле, олы йөрәкле булганың өчен!

Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Сәламәт бул гомер-гомергә.
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Туганлыкны саклап бергә-бергә
Каршылыйк без килер елларны.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрит Хамзевич, улың Рафаэль, кызың Гөлнара, киленең Эльмира, киявең Фәһим, оныкларың Альбина, Регина, Айдар, Илмир, сеңелләрең Римма, Наҗия, Гүзәл – Рушан, барчасы да бала-оныклары белән.

Иске Кулаткы – Мәскәү – Екатеринбург — Казан – Санкт Петербург – Ульяновск.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=93

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.