55 ел бергә тормыш юлыннан

Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил- давыллар булмый калмый. Аларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез андый парлар янәшәбездә шактый күп. Шундыйларның берсе – Яңа Зимница авылында яшәүче Сания Сәитовна һәм Нәҗип Халилович Ибраһимовлар. 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр алар.

Аларның туу урыннары гына түгел, язмышлары да уртак, бер төрле–сугыш чоры балалары. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татып үсәләр алар.

Нәҗип абый 1939 елның 12 июнендә Яңа Зимница авылында икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аңа яшь ярым булганда, әнисе Аббәсә апа яшьли якты дөнья белән хушлаша. Халил абый әлеге югалтуны бик авыр кичерә. Тик тормышны дәвам итәр өчен һәм балаларны үстерер өчен әни кирәк. Аларны әниләренең бертуган сеңеле Гөлҗиһан апа үз балаларыдай тәрбияли.

Бер телем ипинең кадерен белү, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, тырыш, эшчән, кешегә ихтирамлы булу сыйфатлары Нәҗип абыйга гаиләдән килә.

Нәҗип абый авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, олылар белән бергә колхоз эшләренә йөреп, хезмәт чыныгуы ала. Ул елларда барысы да кул хезмәте белән башкарыла булган. Яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле була. Нәҗип абый ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, авылга кайта. Яшь егетне колхозга эшкә билгелиләр. Район үзәгендә тракторчылар курсын уңышлы тәмамлап, трактор иярләп, механизатор вазифаларын башкара. Тырыш, җаваплы хезмәткәр үзен уңай яктан гына күрсәтә бар эшне җиренә җиткереп эшли, бер нәрсәдән дә авырсынмый.

1962 елда Нәҗип абый авыл кызы Сания белән гаилә коралар. Сания апаның да гомер юлы илдәге иң дәhшәтле елларга туры килә — ачлык- ялангачлык, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, илне торгызу. Ул күп балалы гаиләдә дөньяга туа. Әти-әнисе Сәит абый һәм Тәскирә апа сабыр холыклы, эш сөючән булалар. Ләкин авыл халкының гади тормышын дәhшәтле сугыш бөтенләйгә үзгәртеп куя. Гаилә башлыгы — Сәит абый сугышка алына. Сугыш үзенекен итә: Бөек Җиңүне яулап кайтуга әтиләре вафат була. Шулай итеп, Сания апа ятимлекнең бар авырлыгын татып үсә. Яшь кыз авыл мәктәбендә белем алып, авыл фермасында хезмәт биографиясен башлап җибәрә һәм гомере буе терлекчелектә карусыз хезмәт куя. Үзенең эшен пөхтә итеп үтәп, һәр нәрсәне күңелен биреп эшли. Шуңа күрә ел саен алдынгылар рәтендә була.

Нәҗип абый да гомерен авыл колхозы белән бәйли. Үз эшен намуслы башкаруы – якыннары, авылдашлары өчен үрнәк. Хезмәтендәге күп төрле уңышларын бәяләп, аңа Мактау хатлары, медальләр тапшырыла. Әлеге бүләкләрне Нәҗип абый бүген дә саклый. Аны тырыш, эш сөючән булганы өчен hәр җирдә дә хөрмәт итәләр.

Тату, тигез гаиләдә барысы да матур гына гөрләп бара. Сания апа һәм Нәҗип абый үз көчләре, тырышлыклары белән өй торгызлар, хуҗалыкта мал-туар асрыйлар. Өч балаларына гомер бүләк итәләр. Алар да хезмәт белән чыныгып үсәләр, төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен коралар. Кызлары Адлия һәм уллары Адельхан әлеге авылда тормыш итәләр. Ә Кадрияләре Югары Терешкада яши. Сания апа һәм Нәҗип абыйның дүрт оныклары һәм алты оныкчыклары бар. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып, өйне шат авазларга күмәләр.

Әти-әниебезнең шундый олы күңелле булулары — безнең өчен зур байлык. Гомере буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре – безнең өчен үрнәк, — диләр балалары.

Нәҗип абый лаеклы ялга чыккач та тынгы белми, бөтен ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтә. 2012 елда аны авыл имамы итеп билгелиләр. Ул авыл халкына дини тәрбия бирергә омтыла, олы яшьтәге абыйларны да мәчеткә йөрергә җәлеп итә. Мәҗелесләр алып бару, мәетне төнәтү, балага исем кушу — аңа йөкләнә. Ул кешеләргә игелекле гамәлләр кылуыннан үзен бәхетле итеп тоя.

Нәҗип Халилович һәм Сания Сәитовна үзләрен бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. 22 февральдә Ибраһимовлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 55 еллыгын билгелиләр.

Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. Сания апа һәм Нәҗип абый исә 55 ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли.

Әйе, язмыш китергән сынаулар Ибраһимовларны көчле булырга өйрәткән, ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, яши алар бүген. Кояш чыкканны күрүләрен дә бәхеткә санаган әлеге күркәм гаиләдән үрнәк алыйк!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=91

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.